ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2026 ел
пәнҗешәмбе
Бүген С. Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубы кысаларында «Әниләргә мәдхия» дип исемләнгән чара узды. Татар бүлеге китапханәчеләре килгән кунакларны котлаулар белән, ныклы сәламәтлек, матур тормыш, бәхетле көннәр теләп башладылар, бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар.

Җәлил посёлок китапханәсе коллективы герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 120 еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсын үткәрүдә катнашты.

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 8 март көнне балалар бакчасының өлкән төркемендә әниләр һәм әбиләр өчен җылы һәм шатлыклы бәйрәм узды.

Халыкара хатын-кызлар көне ел саен 8 мартта билгеләп үтелә һәм хатын-кызларга, аларның казанышларына һәм җәмгыятькә керткән өлешләренә багышланган бәйрәм булып санала. Бу көнне гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кыз роленең мөһимлеген ассызыклап, әниләргә, апаларга, дус кызларга һәм хезмәттәшләргә рәхмәт белдерү кабул ителгән.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды. 

Татарстанның Торак инспекциясе Түбән Кама шәһәренең Сөембикә урамыннан берьюлы ике хәвефле сигнал алды. 14 һәм 64Б номерлы йортларда фатир милекчеләре, хәйләкәрлек кылып, кухня һәм йокы бүлмәләрен алмаштырырга карар кылалар. Һәм бу косметик ремонт кына түгел, ә закон тарафыннан катгый тыелган җитди хокук бозу.

Иртәгә, 2026 елның 6 мартында, 10:00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «дәүләт сатып алулары-2026: үзгәрешләр һәм яңа кагыйдәләр. Кече һәм урта бизнеска ярдәм»

Түбән Шытсу төп мәктәбендә 1сыйныф укучыларының Әлифба бәйрәме уздырылды.Укучылар үзләренең матур чыгышлары белән әти- әниләрен сөендерделәр.Аларга алга таба белем үрләрен яулауда уңышлар телибез.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

2026 елның 27 февраленнән 2 мартына кадәр Казанда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Балаларга иң яхшысы» подпроекты кысаларында укучылар арасында күзәтү буенча олимпиаданың төбәк этабы узды.

 

Мәҗбүри профилактик визит кысаларында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Бөгелмә районының Подгорный поселогында крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International