ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең көндезге тору бүлегендә социаль хезмәт алучылар өчен сөйләм, дикция һәм грамоталылык үсеше буенча тематик дәрес үткәрелде. «Җырларда хатын-кыз образы» темасына чара социаль эш буенча белгеч Гүзәл Фәйзетдинова җитәкчелегендә узды.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының яңартылган спорт залында Россия Федерациясенең атказанган физик культура хезмәткәре Фәйбиш Абрамович Мәгәрил истәлегенә багышланган традицион ветераннар турниры узды. Ярышлар ике категориядә узды: 40 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар командалары арасында һәм хатын-кызлар ветераннар командалары арасында.

2026 елның 3 мартында Кукмараның 3 нче урта мәктәбе базасында «Физик-математик алгарыш» республика проекты чараларын гамәлгә ашыру кысаларында иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү буенча республика семинары узды.

Сезнең белән бергә, кадерле хатын-кызлар, без аны ачарбыз да! Сезне 5 мартта 11:00 сәгатьтә «Барс» яшьләр үзәгендә узачак кызыклы чарага чакырабыз. Бу – матурлыкка, эчке көчкә һәм илһамга багышланган көн.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан 03 март көнне Сабабаш авыл клубында «Әнием өчен открытка» дигән мастер-класс узды. 

Тэги: Мишә авыл җирлеге

«Нефтяник» ның чираттагы көндәше күптән түгел генә плей-оффка юлламаны тәэмин иткән «Химик»булды. Воскресенск боз сараеның шул ук исемдәге бозында Матч 3 мартта узды.

 Йөклелек һәм бала табу буенча стандарт дәвамлылыгы 140 көн тәшкил иткән ял буенча  пособиенең максималь күләме 955 836,00 сум тәшкил итә. Шул ук  дәвамлылыктагы ял өчен, йөклелек һәм бала табу буенча ялга чыкканда тулы ставкага эшләгән очракта, пособиенең минималь күләме 124 702,20 сумга тигез.

Татарстанда торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы шикаятьләр буенча чираттагы антирекорд. Соңгы ике айда республиканың Торак инспекциясенә якынча 5,5 мең мөрәҗәгать кергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 28,5% ка күбрәк.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга  хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия  Социаль фонды бүлеге  20 дән артык  төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар  арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек  чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.

«Хезмәт» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проекты чыкты. Җиңү өчен алар бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк. Әйдәгез, Татарстан проектлары өчен тавыш бирик


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International