ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2026 ел
чәршәмбе

"Яшьләр һәм балалар" милли проекты һәм "Балалар өчен иң яхшысы" кече проекты кысаларында Урюм урта мәктәбенең 6–9 сыйныф укучылары урман хуҗалыгы белгече белән очраштылар.

 

 

3 мартта ир-атлар арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды. Бүләкләү тантанасында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Гатиятуллин Азат Хөрмәт улы катнашты.

Тэги: ОДМС

   2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.

2 марттан 6 мартка кадәр Алабуга шәһәренең җиңел атлетика манежында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан ГТО нормативларын кабул итү узачак. Барлык теләүчеләрне спорт бәйрәменә  “Әни белән бергә ГТО” девизы астында кушылырга чакырабыз.

Менделеевскида химия һәм химия технологияләре буенча «Менделеев токымы» олимпиадасына йомгак ясадылар.

Казанда социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга Әсгать Галимҗанов исемендәге премия тапшыру тантанасы узды. Дата очраклы гына сайланмаган - 2 мартта танылган меценатка һәм хәйриячегә 90 яшь тулган булыр иде.

4 мартта 11:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Әминов Илшат Юныс улы гражданнарны кабул итә.

Шушы көннәрдә Алабуга районындагы «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә остазлык көне узды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында ачыклык кертүләренчә, 10:40 һәм 10:45 сәгатьтә башта республика, аннары муниципаль дәрәҗәдә электр һәм сөйләм сиреналары эшли башлаячак, ә 10:43 сәгатьтә мөһим хәбәрләрне тапшыру өчен теле - һәм радиоканаллар кулланылачак.

Бөтенроссия «Служение» премиясенең финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100дән артык проект белән көрәшәчәкләр. Әйдәгез, тавыш бирүдә аларны хуплыйк:


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International