ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

23 февраль көнне Тәтеш крае тарихы музее филиалында Иван Яковлев мемориаль музеенда «Изге эш - Ватанга хезмәт итү» кичәсе узды.

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Урыссу гимназиясенең стеналары тантаналы дулкынлану белән тулды.


 

24 февраль көнне Азнакай политехник техникумында кече яшьтәгеләр арасында пневматик винтовкадан ату буенча «Ворошиловский стрелок» район ярышлары булып узды. Чара Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде һәм «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәүне үз эченә алды.

23 февраль Башчы авылының спорт комплексында клуб мөдире тренер белән бергә Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Һәркемгә сакчылар кирәк», дигән спорт программасы үткәрде.

21-22 февраль көннәрендә обнинскта йөзү буенча Россия Кубогының икенче этабы узды. Ярышларда илнең төрле төбәкләреннән спортчылар, шулай ук Беларусь Республикасы вәкилләре катнашты. Татарстан йөзүчеләре өч медаль яулады: бер алтын һәм ике көмеш.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының хатын - кыз депутатлар берләшмәсе «Мәрхәмәт – Милосердие» Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская белән берлектә 2026 елның 26 февралендә 10 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча телефон аша «кайнар линия» оештыра. Кайнар линия телефоннары: шалтыратулар өчен (843) 236-00-71, мессенджерга Хәбәрләр Өчен max +7 960 049-68-14.

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Солдатта булган диләр" исеме астында 20 февраль көнне район мәдәният йортында концерт оештырылды. Концертта төрле елларда солдат хезмәте үткән ир - егетләр катнашты. Әлеге бәйрәм чарасыннан безнең оешма да читтә калмады, әлбәттә. Концерт номерларының тулылыгы, сәхнә бизәлеше, һәм, гомумән, чараның төп оештыручысы - Финанс-бюджет палатасы рәисе тынгысыз йөрәкле Шәмсун Әкбәр улы Сөнгатов иде. Концертта безнең егет-кызларыбызның катнашуы да ямь өстенә ямь булды. Солдат хезмәте кичкән егетләр - Илфар Габдрахманов, Рамил Шакиров, Айнур Әхмәтшин һәм сөйкемле, чибәр кызларыбыз Ләйсән Әхмәтшина, Алинә Фазылҗановаларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

254 км озынлыктагы магистраль республиканың перспектив нефть химиясе производстволарын чимал белән тәэмин итүдә төп звенога әвереләчәк.

"Минем әти Ватанны саклаучы" темасына махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары рәсемнәре күргәзмәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International