яшь талантлар спектакльләрне ике телдә тәкъдим иттеләр.
2026 ел башыннан вакытлыча эшкә яраксызлык буенча, йөклелек һәм бала табуга бәйле максималь һәм минималь түләүләр артты
2026 елның 26 февраленә һава торышы фаразы
26 нчы февральдә, Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә “Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!” девизы астында Парламент дәресе узды. Парламент дәресенә кунак булып Мортыштамак авылы җирлегендә туып-үскән тырыш ир-егетләр килгән иде. Алар: Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Хафизов Илдар Илгизәр улы, Татарстан Республикасының атказанган механизаторы Хафизов Мансур Мәхмүделхаҗ улы, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Салихов Мөнир Тимерхан улы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Латыйпов Эдуард Фәһим улы. Кунаклар үзләренең бу исемгә лаек булырдай эшләре, истәлекләре белән уртаклаштылар. “Үрнәк” колхозының мактаулы хезмәтчәннәре турында искә төшерделәр. Мортыштамак авылы музее җитәкчесе Җәлилова Миләүшә Тәгъриф кызы Татарстанның Атказанган агрономы, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Ратникова Екатерина Васильевна белән бәйле хатирәләрен яңартты. Хафизов Илдар Илгизәр улы Әхмәтов Дамир Рәхмәтулла улы һ.б. турында сөйләде, үзенең дә 5 нче сыйныфтан эшли башлавы, ел да комбайнда иген уруын әйтте. Чара бик файдалы, тирән эчтәлекле булды, ата-бабаларның хезмәт һәм сугыш батырлыклары белән танышу аша патриотизм формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Парламент дәресе Ватан өчен горурлык хисе, хезмәткә хөрмәт һәм Ватанны сакларга әзерлек тәрбияләүгә ярдәм итә. Чараны тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы үткәрде.
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү
Тәтешнең «Каенкай» балалар бакчасында өлкән төркемдә тәрбияләнүчеләр югары технологияләр дөньясында беренче адымнарын ясыйлар.
Инде дүртенче тапкыр Татарстан Республикасы шефлыгында булган ЛНРның Лисичанск һәм Рубежный шәһәрләренең өлкән сыйныф укучылары республика Хөкүмәте чакыруы буенча Алабугага юл тоттылар.
Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге 2026 елның февраль аенда белем бирү эшенә йомгак ясады.
Түбән Каманың 37 нче лицее укучылары маскировка челтәрләре, шәхси гигиена чаралары һәм башка кирәкле әйберләрне Химиклар урамындагы җыю пунктына тапшырдылар.
Казанда балалар һәм яшүсмерләр өчен Халыкара бәйсез әдәби премиянең XIII сезоны башлана.