ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Менделеевскида район Советының хисап сессиясендә катнашты.

23 февральдә Мәскәүдә Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә оештырылган  «Аҗаган 2.0» Бөтенроссия хәрби-патриотик уенының яңа сезоны старт алды.

Яр Чаллы дәүләт университетында «НГПУ Хәтер китабы»ның беренче битләре ачылды.

РФ Мәгариф министрлыгы балалар бакчалары өчен традицион Россия кыйммәтләренә туры килә торган уеннар һәм уенчыкларның бердәм исемлеген эшләргә планлаштыра.

2026 елның җәендә «Сәләт» лагерьлары 14 меңнән артык бала кабул итәчәк. Тематик сменалар Татарстан, Башкортстан, Чувашия һәм Кырымдгагы сәламәтләндерү үзәкләре базаларында узачак.

Иннополис университетының Ясалма интеллект өлкәсендәге тикшеренү үзәге хезмәткәрләре кеше фикерләренә нигезләнеп ныгыту аша укыту (RLHF) нәтиҗәлелеген арттыруның яңа ысулын тәкъдим иттеләр.

Россиядә «ВЫЗОВ» (ЧАКЫРУ) киләчәк технологияләре өлкәсендәге милли премиягә гаризалар кабул ителә башлады.


25
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

Бүген Сарман муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында балаларның юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Яшел ут-2026» республика смотр – конкурсының беренче этабы узды.Бу бәйгедә Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасыннан Галиева Фәнүзә Наил кызы катнашты. Аңа алдагы сынауларда уңышлар телибез!

Бүген ТР Иҗтимагый палатасында ТР Мәдәният министрлыгының узган елгы эшенә йомгак ясалды. Әлеге фикер алышу республика башкарма хакимият органнарының 2025 елда халык алдында максатлар һәм бурычлар үтәве каралган мондый очрашулар сериясенең соңгысы булды.

Бүген «Сәләтле җәй-2026» җәйге кампаниясе башлануга һәм сәләтле балаларга һәм талантлы яшьләргә ярдәм итү өлкәсендә ел саен үткәрелә торган «Сәмрух» ХІ республика премиясен тапшыру тантанасына багышланган матбугат конференциясе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International