ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2026 ел
җомга

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Дан һәм бүләкләр өчен түгел“ дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Чарага килгән төрле яшьтәге егетләребез, алай гына да түгел, хәрби киемнәр киеп алган кызларыбыз белән “Нәрсә ул батырлык?”, “Батырлык эшләү өчен нинди булырга һәм нәрсә эшләргә кирәк?”, “Һәр кешедә батырлык эшли аламы?” дигән сорауларга җаваплар эзләп, тылда, көндәлек тормышта гына да нинди зур эшләр, яхшылыклар эшләп булганлыгы турында сөйләштек. Алай гына да түгел, безнең әйләнә-тирәбездәге гап-гади кешеләр, укучы егет һәм кызлар эшләгән изге эшләрнең дә нинди зур нәтиҗәләргә китергәнен һәм ул кечкенә генә бер адымның да зур батырлык икәненә кичәгә килгән кунаклар мисалында тагын бер кат инандык.  

Әлеге очрашуга истәлеге итеп Тенеки авылыннан килгән волонтерыбыз Фидәил Хисамиев музей фондына даими саклануга 7 предмет бүләк итте, алар исә музейның Сабабыз волонтерлары эшчәнлегенә багышланган вакытлы күргәзмәсендә урын алды.

Тэги: Саба туган якны өйрәнү музее

"Гаилә автобусы: традицияләр - юлга!" Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС Идарәсе тарафыннан» НКО "Мастерская" белән берлектә оештырылган һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга, гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект.

2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак.

2026 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән томан (Казанда да);

төнлә дә, көндез дә - бозлавык;

- көндез көчле кар, юеш кар һәм буран, күз күреме 1000 м га кадәр һәм аннан да азрак начарая; юлларда кар боткасы, кар көртләре барлыкка килү.


 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Томан вакытында:

Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.

Инфраструктура үсеше бүлеге хәбәр итә: «Кынгырау» балалар бакчасына капиталь ремонт план буенча бара

Тэги: окс ОКС

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Россиянең Әрмәнстан Республикасындагы Сәүдә вәкиле Сергей Соломин белән онлайн-очрашу узды. Анда Татарстанның 30 дан артык компаниясе катнашты.

2025 елгы эш йомгаклары буенча оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге мониторингы турында

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Дан һәм бүләкләр өчен түгел“ дип исемләнгән батырлык сәгате үтте. Чарага килгән төрле яшьтәге егетләребез, алай гына да түгел, хәрби киемнәр киеп алган кызларыбыз белән “Нәрсә ул батырлык?”, “Батырлык эшләү өчен нинди булырга һәм нәрсә эшләргә кирәк?”, “Һәр кешедә батырлык эшли аламы?” дигән сорауларга җаваплар эзләп, тылда, көндәлек тормышта гына да нинди зур эшләр, яхшылыклар эшләп булганлыгы турында сөйләштек. Алай гына да түгел, безнең әйләнә-тирәбездәге гап-гади кешеләр, укучы егет һәм кызлар эшләгән изге эшләрнең дә нинди зур нәтиҗәләргә китергәнен һәм ул кечкенә генә бер адымның да зур батырлык икәненә кичәгә килгән кунаклар мисалында тагын бер кат инандык.  

Әлеге очрашуга истәлеге итеп Тенеки авылыннан килгән волонтерыбыз Фидәил Хисамиев музей фондына даими саклануга 7 предмет бүләк итте, алар исә музейның Сабабыз волонтерлары эшчәнлегенә багышланган вакытлы күргәзмәсендә урын алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге

Бүген Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары вәкилләренең хисап җыелышында катнашты.

27 февраль Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында «Террорга-юк!», террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау кысаларында мәгълүмати акция үткәрелде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International