ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2026 ел
якшәмбе

18 февральдән 21 февральгә кадәр Айдар авылы китапханәсендә «Махсус хәрби операция шигърияте» исемле рухландыргыч шигырь марафоны үткәрелде. Әлеге чара Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы, Россиядә халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды. Россия Президенты В.В. Путин билгеләп үткәнчә: «Безнең геройлар махсус хәрби операция барышында чын милләтара бердәмлекнең һәм сугышчан туганлыкның ачык мисалын күрсәтә, сугышта без барыбыз да бер халык икәнлегебезне исбатлый». Марафон махсус хәрби операция темасына багышланып, катнашучыларны тирән хисләр һәм кичерешләр белән сугарылган шигърият дөньясына алып керде. Шигырьләрдә патриотизм, Ватанга мәхәббәт һәм без яшәгән заман турында тирән уйланулар чагылды, аларның күңелләрендә бердәмлек хисләре уятты.

Террор — ул безнең һәрберебезгә турыдан-туры яки читтән кагылучы куркыныч күренеш. Акция кысаларында Айдар авылы китапханәсендә экстремизм һәм терроризм темаларына багышланган аралашу сәгате үткәрелде. Катнашучылар төрле тормыш шартларында кирәк булачак белемнәр алдылар. Әлеге чарада катнашучыларның барысына да куркынычсызлык кагыйдәләре турында “Моны һәркем белергә тиеш!” исемле буклетлар таратылды.

25-28 февраль көннәрендә Мәскәүдә ушу-юнчунцюань буенча Россия чемпионаты һәм Беренчелеге, шулай ук ушу-таол буенча беренчелек узды. Татарстан Республикасының ушу федерациясе спортчылары бер көмеш һәм өч бронза медаль яуладылар.

"Җәлил гимназиясе"ндә А.Л. Шәйхетдинова җитәкчелегендәге укучылар СВО өчен маскировка челтәрләре үрәләр. "Помощь рядом" волонтерлык хәрәкәте әгъзасы Гарайшина Суфия Газимҗан кызы берничә көн дәвамында үрү буенча мастер-класслар күрсәтте. 8 нче Б сыйныфында укучыларның ата-аналары эшләрен дәвам итү өчен кирәкле материал сатып алганнар.

Тау чаңгысы спорты, Сноуборд һәм фристайл буенча хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» фестивале катнашучыларның һөнәри дәртен һәм актив тормыш рәвешенә ихлас мәхәббәтен берләштерде. Бу масштаблы вакыйга Татарстанның спорт һәркем өчен мөмкин булган регион статусын тагын бер кат раслады.

Татарстанның Балтач районы Балтач мәдәният үзәгендә «Созвездие — Йолдызлык»XXVI ачык республика телевизион эстрада сәнгате фестиваленең муниципаль этабы уңышлы узды.

"СабаЧанаФест" - фестиваль конкурсын креатив чаналар, супер чыгышлар, жыр - мон, бүләкләр, күнелле мизгелләр бизәде. Эзмә авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләренең ЧанФестРитм командасы lll урынга лаек булды.

Тэги: Эзмә авыл җирлеге

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

28 февральдә Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексында Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында чаңгы ярышлары узды. Турнирда республика министрлыклары һәм ведомстволарының 21 командасы катнашты.

 28 февральдә кышның соңгы көнендә Байлар Сабасының үзәк мәйданында «Курше» республика фестиваленең кышкы сезоны «ХӘЗИНӘ» проекты кысаларында Саба районының мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылган «Саба ЧанаФест"фестивале булды. Әлеге иҗади чаналар бәйгесендә Олы Нырты мәдәният йорты һәм китапханәсе, Чабья Чурчи, Язлы Арташ , Олы Арташ авыл клублары мәдәният хезмәткәрләренең " Дуслык" командасы чыгыш ясады. Чанабызны " Мәдәният чанасы" дип исемләү юкка гына түгел. Бөек Тукайның 140 еллыгын һәм халыклар дуслыгын чагылдырган, татар орнаментлары белән бизәлгән чанабыз 3 урынга лаек булды.

Тэги: Чәбья-Чүрчи авыл клубы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International