ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2026 ел
дүшәмбе

21-23 февраль көннәрендә Казанда Ватанны саклаучылар көненә багышланган ветераннар арасында өстәл теннисы буенча төбәкара спорт ярышлары узды. Безнең спортчыбыз Павел Галанов 30-39 яшьләр категориясендә чемпион булды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

Көньяк Сахалинда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты тәмамланды. Татарстан Республикасы спортчылары скиатлонда, спринтта һәм катнаш эстафетада алтын медальләр яуладылар.

7 һәм 8 мартта «Эрмитаж-Казан» Үзәгендә бәйрәм җыелма экскурсияләре узачак. Кунаклар Юсупов кенәзләре хатын-кызларының — тормыш юлы романнар өчен нигез була алган хатын-кызларның язмышлары белән танышачак. Татьяна Васильевна Энгельгардт кенәз Николай Борисовичка ике баласы тол калгач кияүгә чыккан. Зинаида Ивановна Нарышкина, ире үлгәч, Франциягә киткән һәм 50 яшендә үзеннән 20 яшькә кечерәк капитанга кияүгә чыккан. Россия сарае бу никахтан ризасыз булган, шунда кенәзбикә иренә граф титулын сатып алган.

         2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче,  18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче  ата-аналар  (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.

Бәйгедә Зур Кукмара, Әсән-Елга, Березнәк һәм Югары Шәмәрдән авылы кызлары үзара көч сынашты.

«Зилант» командасы турнир дистанциясен ышанычлы үтте һәм ярышлар йомгаклары буенча мактаулы икенче урынга лаек булды.

Ногманов Фәрит Рәсим улы 1987 елның 3 маенда Татарстан Республикасының Сарман районы Сарман авылында туа.

1994 елда Сарман гимназиясенә укырга керә, 2002 елда 9 нчы сыйныфны тәмамлый. 2002 елда Сарман һөнәри-техник училищесына укырга керә, 2005 елда уку йортын «тракторчы-машинист»белгечлеге буенча тәмамлый.

2005-2006 елларда Свердловск өлкәсенең Елай шәһәрендә срочная хезмәт үтә, кече сержант исеме. Мобилизация алдыннан соңгы эш урыны-Чаллы шәһәренең «ТЭМПО» заводы.

2022 елның 27 октябрендә мобилизацияләнгән. 2023 елның 20 ноябрендә рядовой Ногманов Фәрит Рәсим улы Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә һәлак булган. Геройның якыннарын югалту ачысын

Сарман районы Башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин уртаклашты, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнехановның кайгысын уртаклашу сүзләрен җиткерде. Аның сүзләренә Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, сугышчыларның якыннары да кушылды. Аның истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.

Программага кертелгән мәгариф оешмалары исәбенә «Кукмара аграр көллияте» ДАҺБУ керә. Уку йорты авыл хуҗалыгы техникасын һәм җайланмаларын эксплуатацияләү һәм ремонтлау, агрономия, автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча мастер, повар-кондитер юнәлешләре буенча белгечләр әзерли.

Казанда 24-27 февральдә "Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә" 14 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Парлы разрядта безнең спортчыбыз Илсаф Латыйпов(Саба) Евгений Пайков(Казан) белән парлы разрядта әлеге турнирның җиңүчеләре булдылар!Йосыпов Раян (Саба) Кәрим Асылгәрәев (Казан шәһәре) белән бергә бронза медальгә ия булдылар . Шулай ук ялгыз разрядта Илсаф Латыйпов көмеш медаль яулады! Спортчыларны котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2026 елның 1 мартыннан «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре) турында»  25.06.2002 ел, №73-ФЗ федераль законга мәдәни мирас объектларын карап тотуга бәйле эшләрне башкаруның хокукый механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр үз көченә керә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International