2026 елның 1 мартыннан «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарихи һәм мәдәни һәйкәлләре) турында» 25.06.2002 ел, №73-ФЗ федераль законга мәдәни мирас объектларын карап тотуга бәйле эшләрне башкаруның хокукый механизмнарын камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр үз көченә керә.
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.
Бөгелмә шәһәрендә янә фаҗига була. Совет урамы, 43 нче йорт адресы буенча ир-атның гәүдәсе табылган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева татарстанлыларны Остаз көне белән котлады. Ул искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы белән гамәлгә куелган бәйрәм 2025 елдан илебезнең истәлекле даталары календаренда лаеклы урын алып тора, остазлык миссиясенең югары статусын һәм әһәмиятен ассызыклый.
Атаман Станислав Геннадьевич җитәкчелегендәге" Идел Казаклары «Яшел Үзәндәге» Кайгырту йортлары " нда булдылар. Гитарага җырлар җырладык, казаклык, аның традицияләре, йолалары, форма һәм корал элементлары турында сөйләдек.
28 февраль көнне "Мизгел" яшьләр үзәге шахмат сөючеләрне берләштерде. Биредә күпләрнең остазы булган, талантлы шахматчы Наил Хамматуллин истәлегенә багышланган турнир узды.
Кәрәкәшле авыл мәдәният йортының социаль инициативасы күп балалы гаиләгә комплекслы ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.
Татарстанда Саклану министрлыгы белән контракт төзегәндә берьюлы түләүнең иң югары күләме билгеләнгән, ул Идел буе федераль округындагы (ИБФО) барлык төбәкләр арасында иң зур. Түләү күләме 2,9 млн сум тәшкил итә, шуның 2,5 млн сумы республика бюджетыннан бирелә, ә 400 мең сумын РФ Саклану министрлыгы тәэмин итә.
01 март көнне авылыбызның бер күркәм гаиләсендә -Степанов Григорий Павлович белән Зинаида Филаредовнаның матур бәйрәме – зөбәрҗәт туйлары булды. Авыл җирлеге башлыгы Юрий Григорьевич Антонов аларны бәйрәм белән котлады һәм ихлас теләкләрен җиткерде. Ләке мәдәният йорты җитәкчесе Римма Валентиновна юбилярларны тәбрикләп, аларга сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде.