Бу һәм башка закон яңалыклары турында 2026 елда «Prodom – Казан 2026» риелторлары һәм төзүчеләре өчен конференциядә Татарстан Росреестрының күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова сөйләде Әйтик, 1 февральдән кадастр инженеры Росреестрга тапшыру өчен әзерли торган документларда (МАН яки техник план, территориянең карта-Планы) объектның адресы турында аның уникаль идентификаторы рәвешендә мәгълүмат күрсәтелергә тиеш.
2026 елның 10 февраленнән дәүләт экспертизасын һәм төзелеш контролен узганда пилотсыз очу аппаратларыннан саклау конструкцияләрен проектлау өчен таләпләрне исәпкә алырга кирәк.
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.
Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары;
ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.
Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.
"Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык керемнәре ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны.
Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин.
Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел. Бу очракта ата-
аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга. 6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы гражданин кире кайтара ала.
Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда 2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу хокукын ел саен расларга кирәк.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).
Ир-атмы ул, офицерме, галимме, студентмы, мәктәп укучысымы — һәркем үз Ватанын, үз гаиләсен саклаучы булып тора. Әлеге ел кысаларында китапханәбездә даими китап күргәзмәсе эшли. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар илнең героик үткәненә тарихи экскурсия ясарга, Россия гаскәрләренең Ватан тарихында хәлиткеч роль уйнаган данлы җиңүләре белән танышырга ярдәм итә. Күргәзмә өчен Россия геройларының батырлыгын чагылдырган әдәбият сайлап алынды. 27 февраль көнне китапханәбездә “Пушкин картасы” программасы кысаларында батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар илебезнең каһарманнары турында кызыклы мәгълүматлар белән таныштылар, батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге темасына багышланган әдәби әсәрләрне өйрәнделәр.
Шәһәр Советының чираттагы утырышы булды, аны шәһәр башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.
«Татарстан мәдәниятен үстерү» дәүләт программасы Алексеевск районының Приозерная авылында XIX гасырның уникаль чиркәвен торгызуга мөмкинлек бирде. ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты берничә дистә ел элек авария хәленә килгән тарихи гыйбадәтханәне торгызу проектын килештерде.
Урта звено укучылары белән «БДД» ДБУ начальнигы Э.С. Кирдянова һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкиле А. М. Ибряева очрашты.
Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы кысаларында «Кышкы яхшылык атнасы»