ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2026 ел
сишәмбе

Бу һәм башка закон яңалыклары турында 2026 елда «Prodom – Казан 2026» риелторлары һәм төзүчеләре өчен конференциядә Татарстан Росреестрының күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Светлана Потапова сөйләде

Сарман районының мәдәният йорты ике көнгә яшь талантлар үзәгенә әверелде: 3 һәм 4 мартта биредә «Созвездие-Йолдызлык»республика фестиваленең зона этабы уза. Быел конкурска Сарман, Мөслим, Түбән Кама һәм Зәй районнарыннан 1500дән артык катнашучы җыелды. Иҗат коллективлары өч юнәлеш буенча 220 гә якын номер әзерләгән: вокал, хореография һәм конферанс. Катнашучыларны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов остазларга балалар үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов патронаты астында уздырыла торган әлеге чараның мөһимлеген билгеләп үтте. Этапка нәтиҗәләр 4 мартта 18: 00 гала-концертта ясалачак. Тур лидерлары Казанга суперфиналга барачак, ул 11-16 апрельдә «УНИКС»КФУ мәдәни-спорт комплексы базасында узачак.

Чистайда яшәүче 26 яшьлек кеше челтәрдә билгесез хатын-кыз белән интим язышудан соң шантаж корбаны булган.  

Бүген Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре Мишәбаш авылы мәдәният йорты белән берлектә татар язучысы Нурислам Хәсәновның тууына 85 ел тулуга багышланган “Күңел сафлыгын сакларга чакыручы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.

Кунаклар китап күргәзмәсендә язучының  китаплары белән таныша алдылар. Өлкәннәр Хәсәнов әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Түгәрәк өстәл артында катнашучылар хәзерге дөньяда «күңел сафлыгы» нәрсә ул һәм ни өчен намуслы кеше булып калу мөһим икәне турында фикер алыштылар. Чарада яшьләрне күрү аеруча күңелле булды-димәк, язучыларыбыз һәм туган әдәбиятыбыз турында истәлекләр яши.

Тэги: Явлаштау авыл җирлеге

«Акушерлык эше» белгечлеге буенча дипломнар тапшырылды.

Социаль фондның төбәк бүлеге 2025 елда Татарстаннан килгән йөзләгән студентка йөклелек һәм бала табу буенча пособие түләгән

24 февральдән 1 мартка кадәр миасста «Кояшлы Үзән» тау чаңгысы курорты битләрендә парасноуборд буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда илнең 11 төбәгеннән спортчылар катнашты. Татарстан Республикасы вәкиле Гүзәл Юлдошева ике көмеш медаль яулады.

2026 елның 12-13 мартында Казанда ТР Фәннәр академиясе, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм «Миррико» компаниясе ярдәмендә оештырылган «ЭкоХак: чиста океан»масштаблы хакатоны узачак.

Реклама турындагы канунга алкогольсез тонизацияләүче эчемлекләр рекламасына махсус таләпләр кертүгә бәйле үзгәрешләр кертелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International