ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

11нче апрельдә өстәл теннисы буенча  Кукмара районы башлыгы Ачык Кубогының 1нче этабы тәмамланды. Ир-атлар арасында финалда Сабалылар Әлфис Вәлиуллин һәм Илсаф Латыйпов очрашты, Илсаф 3-1 исәбе белән җиңеп пьедесталның 1 баскычына күтәрелде. Хатын-кызлар арасында, барлык көндәшләрне җиңеп, безнең Динара Исмаилова беренче!

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

12 апрель көнне Балтачта ООО "Индустрия" призына муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре комндалары арасында бадминтон буенча ярышлар булып узды. Уен нәтиҗәләре буенча беренчелекне Саба командасы яулады, икенче нәтиҗә Балтач, өченче күрсәткеч Татарстан Рәисе админтистрациясе командасында.

Тэги: Түбән Шытсу авыл җирлеге

"Беренче мәңгегә" йолдызлы сәгате

11 апрельдә "Старт" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Зәй" спорт мәктәбе тарафыннан милли көрәш буенча ТРның атказанган тренеры Хайруллин А.А. истәлегенә уздырылган беренчелек үтте.

Хөрмәтле райондашлар! Инфраструктураны үстерү бүлеге «Дәүләт хезмәтләре.Өй» кушымтасының файдалы яңартылулары турында хәбәр итә. Бу сервис ТКХ мәсьәләләрен чишүне гади һәм тиз итә.

Тэги: окс ОКС

Республика балалар клиник хастаханәсе педагоглары балалар өчен космосны буйсындыру турында белемле әңгәмәләр әзерләделәр, кешенең Җирдән читкә беренче тапкыр очуы, космонавтлар, планеталар һәм Галәмнең серләре турында сөйләделәр.

14 апрель көнне 17.30 сәгатьтә Ә. Бакиров исемен йөртүче 1нче номерлы Балалар музыка мәктәбендә  хисап концерты узачак. Яшь музыкантлар башкаруында төрле чор һәм юнәлештәге композиторларның инструменталь әсәрләре яңгыраячак. Скрипка, виолончель һәм тынлы уен кораллары классы укучылары үзләренең иҗаты һәм осталыгы белән тамашачыларны сөендерәчәк

«Кынгырау " балалар бакчасында масштаблы капиталь ремонт дәвам итә

 

Тэги: окс ОКС

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International