«Хезмәт» Бөтенроссия премиясе финалына Татарстаннан ике проект чыкты. Алар җиңү өчен бөтен Россиядән 100 дән артык проект белән көрәшәчәк.
8 мартта республикадагы Россия Почтасының күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак.
Казанда 398 укучы пилотсыз авиация системаларын (БАС) проектлау, хезмәт күрсәтү һәм пилотлы йөртү күнекмәләрен үзләштерә.
2 нче март көнне Джалиль гимназиясендә беренче сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» балалар оешмасына кабул итү тантанасы булды.
Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен адреслы ярдәм җыйдылар.
«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 2026 елда Татарстан 7,5 млрд сумнан артык акча тотачак.
Татарстанның 7-23 яшьлек 100 меңнән артык кешесе «Аҗаган 2.0» хәрби-патриотик уенының яңа сезонында катнашачак.
3 мартта Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында Мәгариф министры Сергей Кравцовның бөтенроссия һөнәри конкурсларында җиңүчеләр һәм призерлар, дәүләт бүләкләренә лаек булган остазлар һәм педагоглар белән очрашуы булды.
8 март Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. 7 мартта почта бүлекчәләре эшне бер сәгатькә иртәрәк тәмамлаячак, ә 9 мартта үзләренең гадәти расписаниесе буенча клиентларга хезмәт күрсәтүне дәвам итәчәк.
"Тимершык – Шыңар" командасы 2026 елгы сезонда авыл җирлекләренең ир-атлар ветеран командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатында (40+) 2 урынны яулады.
Команданы җиңүләре белән котлыйбыз. Барлык катнашучыларга да зур рәхмәтебезне белдерәбез һәм уңышлар телибез!