Агачка бизәк төшерү - ерак үткәннәрдән килә торган сәнгать төре . Безнең эра башланганчы ук, кешеләр агачтан инструментлар һәм башка йорт кирәк-яракларын ясарга өйрәнеп, аларга матур һәм оригиналь кыяфәт бирергә мөмкин дип уйлаганнар. Агач эшләнмәләренә бизәк төшерү мастер классында балалар мөстәкыйль рәвештә агач тактага бизәк төшереп, акриль буяулар кулланып , буяу эше белән шөгыльләнделәр; пумала белән дөрес эшләргә, төрле төсләрне яраклаштырырга өйрәнделәр. Балалар чарадан канәгать калдылар,аларның иҗат җимешләре әниләренә 8 март бүләге булды.
Баулы аграр көллиятендә «Ир-ат сөйләшүе» аралашуның уникаль форматы узды - чираттагы лекция түгел, ә яшьләр һәм хокук саклау органнары арасында диалогның сыйфатлы яңа форматы. Чарада Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, шәһәр прокуроры Сәйяр Зыятдинов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге башлыгы Марат Кадыйров катнашты.
Формаль булмаган мәшгульлек нәрсә ул?
Саба туган якны өйрәнү музеенда татар язучысы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, журналистлар берлегенең Х.Ямашев исемендәге бүләге лауреаты, «Бәллүр каләм» призы иясе Тәлгать Самат улы Нәҗмиевны искә алу кичәсе уздырылды. Ул - татар халкының күренекле улы, иҗаты һәм хезмәтләре белән күпләрнең күңелен яулаган шәхес. 1950 елның 1нче мартында Кукмара районы Байлангар авылында туып үскән. Ул утыз елга якын “Саба таңнары” газетасында мөхәррир булып эшләү чорында республикада танылган жәмәгать эшлеклесенә, районыбызның легендар шәхесенә әйләнде. Утыз өч еллык иҗади эшчәнлеге дәверендә 16 китап чыгарды. Казанның 1000 еллыгы медале, Татарстан Президентының Рәхмәт хатлары, бик күп министрлыкларның һәм жәмәгать оешмаларының Мактау грамоталары, Дипломнары белән бүләкләнде. Аның исеме 2005 елда Мәскәүдә нәшер ителгән “Лучшие люди России”, 2014 елда “Татарстан портрет современника” һәм Татар энциклопедияләренә кертелде. 2014нче елда Шәмәрдән авылы, 2015нче елда Кукмара районы Байлангар авыл китапханәләренә Тәлгать Нәҗмиев(вафатыннан соң) исеме бирелде. Очрашуда тормыш иптәше Лемара ханым аның эшчәнлеге, иҗаты, яшәү дәверендә булган күңелле мизгелләр белән уртаклашты. Шулай ук Тәлгат Самат улының хезмәттәшләре язучы, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Галимуллина, Фәнил Мәүлетов та уй-фикерләре белән уртаклаштылар, бергә эшләгән вакытларны, күңелле вакыйгаларны искә төшерделәр. Шулай ук катнашучылар да аның язган хикәяләрен, мәзәкләрен укыдылар, фикер алыштылар. Язучыга багышланган күргәзмәгә күзәтү дә ясалды.
"Халык инспекторы" ДИС мобиль кушымтасына түләүле категорияләр буенча кергән мөрәҗәгатьләр саны турында белешмә мәгълүмат.
Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү
Сатып алулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты мәгариф турында дәүләт үрнәгендәге документлар бланкларын китерүгә электрон аукцион игълан итте. Заказ бирүчеләр булып республиканың 39 һөнәри белем бирү оешмасы тора. Контрактның башлангыч (максималь) бәясе 4,1 млн сумнан артып китә.
Бүген Менделеевскида масштаблы интеллектуаль ярыш — «Менделеев токымнары» Бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды.
2026 елның 27-28 февралендә Мәскәү шәһәрендә «РОССИЯ ТУРЫНДА СӨЙЛӘ: БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ» Бөтенроссия аудио - һәм видеоподкастлар конкурсының туры узды.
#СпортРоссия # дәүләт программасы кысаларында актив өлкән кешеләр өчен Александр Константинович Долгов җитәкчелегендә озак яшәү серләренә багышланган чара узды. Алып баручы белгеч Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Елизавета Корчагина ни өчен хәрәкәт - сәламәтлеккә юлда иң яхшы ярдәмче булуын сөйләде.