«Сәламәтлек саклау» юнәлешендә зур күләмдә эшләр башкарасы бар. Агымдагы елда тармакның 96 объектына 3,4 млрд сумнан артык ремонт ясалачак.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Рәисе берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, ул 12 апрельдә Пасха православие бәйрәмен бәйрәм итүгә бәйле рәвештә иминлекне, шул исәптән янгын сүндерү иминлеген тәэмин итүгә, гыйбадәт объектларында һәм аларның территорияләрендә җәмәгать тәртибен саклауга юнәлдерелгән көчәйтелгән чаралар күрергә кушты.
Татарстанда 20 муниципаль берәмлектә 246 объектта күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт ясауга керешкәннәр. Төзелеш-монтаж эшләре 13%ка үтәлгән. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
Гадәттәгечә шимбә киңәшмәсен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Чистай - бай тарихлы һәм үзенчәлекле статуслы шәһәр. Исегезгә төшерәбез, Россия Мәдәният министрлыгының 04.04.2023 № 839 боерыгы белән безнең шәһәр федераль әһәмияттәге тарихи җирлекләр исемлегенә кертелгән. Бу биналарның тышкы кыяфәтенә, төзелеш һәм реконструкция кагыйдәләренә аерым таләпләр куя.
Мәктәп рекреациясендә иң серле һәм чиксез киңлеккә — космоска багышланган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды! Балалар гаҗәеп фантазия күрсәттеләр: аларның рәсемнәрендә ерак галактикалар җанлана, йолдызлар балкый, ракеталар һәм космик кораблар оча, ә кайдадыр ай кратерлары арасында, бәлки, чит планета кешеләре дә яшеренәдер! Һәрбер эш-ул балалар хыялы белән тудырылган кечкенә Галәм.
2026 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Гавриил Романович Державин исемендәге күппрофильле лицей» базасында 1-2 сыйныфлар арасында «Куркынычсызлык өчен ата-аналар» конкурсының республика этабы узды
11-16 апрельдә УНИКС концертлар залында фестиваль 5500дән артык яшь катнашучыны җыячак, алар фестивальнең төп бүләге – ГРАН-ПРИ өчен көрәшәчәк.
Иске Тэрбит авылында Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл территориясен җыештыру.