Бүген Амур өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Амур өлкәсе Губернаторы Василий Орлов белән очрашты.
Очрашу Благовещенскта, Россия-Кытай дуслыгы йортында узды.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю статистикасы һәм түләү дисциплинасы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстан Республикасында мәгариф өлкәсендә 2026 елда республика һәм федераль программалар буенча 170 объект капиталь ремонтланачак. Шуларның 63 е - гомуми белем бирү оешмалары, алар буенча эшләр 10%ка үтәлгән. 55 объектта эшләр дәвам итә. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
2026 елда Казанда махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионат уздыру планлаштырыла.
Безнең техникумда «Кышкы күңел ачулар» спорт-күңел ачу чарасы узды
Мондый очрашулар традицияләребезне ныгыта, йөрәкләребезне игелек белән тутыра һәм иң мөһиме — бердәмлек һәм үзара ярдәмләшү турында искә төшерә.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Амур өлкәсе Губернаторы Василий Орлов Благовещенда «ЗимФестАмур» кышкы спорт төрләренең халыкара Россия-Кытай фестивален ачу тантанасында катнаштылар.
Фестиваль 28 февральдән 1 мартка кадәр узачак. Татарстан Республикасы быел беренче тапкыр кышкы уеннарда кунак төбәк сыйфатында катнаша.
Кытай Халык Республикасы ягыннан фестивальне ачу тантанасында Хэйлунцзян провинциясе Халык Хөкүмәте Рәисе урынбасары Хань Шэнцзянь, Хэйхэ шәһәре Халык хөкүмәте рәисе Цинь Бо һәм Аньхой провинциясе вәкилләре катнашты.
Ярышларда төрле районнардан һәм төбәкләрдән иң көчле командалар катнашты, безнең спортчылар лаеклы уен, команда характеры һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре Россия Социаль фонды ярдәм чараларының киң комплексыннан файдаланырга хокуклы. Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлеге 20 дән артык төрдәге ярдәм чараларын гамәлгә ашыра, алар арасында пенсия белән тәэмин итү, түләүләр билгеләү һәм реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү кебек чаралар бар. Күпчелек чаралар тиешле дәүләт органнарыннан алына торган белешмәләр нигезендә проактив форматта, ягъни гражданнардан гариза кабул итмичә генә рәсмиләштерелә.
2026 елдан Россиядә ярдәмнең яңа чарасы - ата-аналар өчен еллык гаилә түләве гамәлгә ашырыла башлаячак. Әлеге түләүне алырга икесе дә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яше тулмаган яки уку йортының көндезге бүлегендә укучы 23 яшькә кадәрге ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) хокуклы. Шул ук вакытта үзмәшгульләр һәм махсус режимнарда эшләүче шәхси эшмәкәрләр өчен бу түләү каралмаганлыгын аңларга кирәк.
Түләү илдә даими яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына түбәндәге шартлар үтәлгәндә бирелә: мөрәҗәгать итүче һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары;
ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган; керемнәргә салым (НДФЛ) түли һәм алимент буенча бурычлары юк.
Шул ук вакытта гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү төбәгендә узган елда бер кешегә билгеләнгән яшәү минимумының 1,5 күләменнән артырга тиеш түгел. Түләү билгеләгәндә, гаиләнең тәэмин ителеш критерийлары да исәпкә алына.
"Түләү алырга хокук булу-булмауны ачыклау өчен җан башына туры килә торган керемне исәпләргә кирәк. Моның өчен түбәндәге формуланы кулланалар: Җан башына уртача керем = (Гаиләнең еллык керемнәре ÷ 12) ÷ Гаилә әгъзалары саны.
Мәсәлән, дүрт кешелек гаилә Татарстанда яши. 2025 елга яшәү минимумы биредә 15 073 сум дәрәҗәсендә билгеләнгән. Узган ел ата-аналарның икесе дә 32 000 сум хезмәт хакы алып эшләгән, башка керемнәре булмаган. Димәк, гаиләнең җан башына уртача кереме 16 000 сумга тигез. Бу сумма төбәктә яшәү минимумының бер ярым күләменнән кимрәк (22609,50 сум), димәк, түләүгә дәгъва кылырга мөмкин.
Ягъни 4 кешелек гаиләнең түләү алуга исәп тота ала торган максималь еллык кереме 1 085 256 сумга җитә дип санап чыгарырга кыен түгел. Бу очракта ата-
аналарның хезмәт хаклары 45 219 сумнан артык булмаска тиеш”, - дип өстәде Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка белән физик затлар кеременә салым (НДФЛ) тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым киметелгән ставка буенча - 6% итеп санала. Аерма гаиләгә кайтарыла. Югарыда китерелгән мисалны дәвам иткән очракта, әгәр дә ир белән хатынның берсе 2025 елда һәр ай саен 32 000 сум хезмәт хакы алып, аның башка керемнәре булмаса, бер ел эчендә аннан 49 920 сум керем салымы тотылган булып чыга. 6% ставка буенча салым 23 040 сум тәшкил итә. Аермасы - 26 880 сум. Әлеге сумманы гражданин кире кайтара ала.
Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләгән елдан соң килгән елның 1 июненән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2026 елда 2025 ел түләүләрен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Документларны «Дәүләт хезмәтләре» порталы, күпфункцияле үзәк яисә Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә бирергә мөмкин. Кирәкле мәгълүматларның күпчелек өлешен фонд белгечләре мөстәкыйль рәвештә соратап алачаклар, әмма аерым белешмәләрне (мәсәлән, уку йортыннан) мөрәҗәгать итүчегә шәхсән бирергә кирәк булачак. Социаль фондта гариза 10-30 эш көненә кадәр карала, уңай карар кабул ителгәннән соң, акча 5 эш көне дәвамында күчерелә. Түләү елына бер тапкыр башкарыла, ә түләү алу хокукын ел саен расларга кирәк.
Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).