Баулыда беренчел профсоюз оешмасының хисап җыелышы узды.
Башта шигырьләр иҗат итсә, соңрак очерклар, хикәяләр һәм повестьлар белән укучыларын сөендерә. 1982 елда Нурислам Хәсәновның «Энҗеләр балкышы» исемле беренче хикәяләр җыентыгы дөнья күрде.
2026 елның 27 февралендә тренер Вячислав Сәйфетдинов Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Яле, чаңгычылар!» чаңгы ярышлары үткәрде.
Күргәзмәдә язучының 4 томлык сайланма әсәрләре, «Бәхилләрме йөрәк?», «Күрәчәк», «Кыл өстендә калганда...» һәм башка китаплары урын алды. Язучы әсәрләрендә геройларның эчке кичерешләрен, мәхәббәт һәм нәфрәт, кешеләрнең табигатькә булган мөнәсәбәтен, тормыш яшәешен яктырта, туган телебезне, туган җиребезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын хөрмәт итәргә өйрәтә. Шулай ук китапханә тарафыннан Нурислам Хәсәнов һәм Сәйдә Зыялының 85 яшь юбилейлары уңаеннан китап уку марафоны башланып китте. Моның өчен язучыларыбызның әсәрләреннән өзекне укып, #Якташларыбызныукыйбыз, #Китапукумарафоны хэштеглары белән ВКонтакте социаль челтәре битенә куеп бару сорала.
2026 елның 3 мартында 9.00-10.00 сәгатьләрдә Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты балигъ булмаганнар белән балаларга алимент түләүдән читләшкән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү буенча кабул итү көнен оештыра.
1 мартта, язның беренче көнендә, Яр Чаллы шәһәрендә «Хәрәкәт» Халыкара хореография конкурсы узды.
«Улыбка» балалар бакчасында буыннарның дәвамчанлыгы һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру программасы кысаларында Юнармия җитәкчесе Н.С. Исаев һәм тәрбия буенча директор киңәшчесе М.М. Таҗиева, «Кильдюшевская СОШ» МБББУ яшь армиячеләр отряды активистлары белән берлектә, мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен онытылмаслык «Күңелле стартлар» оештырдылар.
2026 елның 26 февралендә тренер Регина Ишкельдина «Яле, чаңгычылар!", Россия халыклары бердәмлеге елына һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган ярышлар үткәрде.
«Нептун + " җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең идарәче компаниясе хәбәр итә, авария хәлендәге гаризалар 1 марттан авария – диспетчерлык хезмәте тарафыннан яңа номер буенча кабул ителә: 8(85549) 2-77-88
3 мартта 8:00 дән 20:00 гә кадәр Татарстан урамы, 17 йортта авария хәлендәге эшләр башкарылу сәбәпле 3а микрорайон буенча салкын һәм кайнар су бирү туктатылачак