ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2026 ел
сишәмбе

Бүгенге көндә миллионлаган кеше спорт белән шөгыльләнә. Спорт төрләре бик күп. Иң мавыктыргычларының берсе-шахмат уеннары. 24 февраль көнне Эзмә мәдәният йортында «Шахмат сәнгате» исемле уеннар булып узды. Шахмат-вакытны файдалы уздыруның менә дигән ысулы, алар хәтерне күнектерә, логик фикерләүне яхшыртырга ярдәм итә, сабырлык һәм тырышлыкны үстерә. Шахмат уйланылган карарлар кабул итәргә, мәгълүматны анализларга һәм максатка ирешүнең оптималь юлларын табарга өйрәтә.

Тэги: Эзмә мәдәният йорты

2026 елның февраленә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан 60 кеше яши. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Брифинг республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды һәм «Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елын үткәрү турында»гы мәсьәләгә багышланды.

Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, мазсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә системалы ярдәм күрсәтүне дәвам итәләр – айлык түләүләрдән һәм субсидияләрдән алып грантларга, тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру программаларына кадәр. Республикада нинди программалар гамәлдә булуын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

"Җәлил гимназиясе" укучылары, «Хәзинә остаханәсе» проектында катнашучылар чын бизнес-тәҗрибә тупладылар. Район мәгариф бүлеге заказы буенча балалар "Ел тәрбиячесе - 2026" конкурсының зона этабында катнашучылар өчен милли орнаментлы стильле шопперлар партиясен тектеләр.

2026 нчы елның 24 нче  февралендә Җәлил мәдәният сарае сәхнәсендә «Сафка басарга әзер» дигән традицион хәрби-патриотик уен узды. 

МТС, цифрлы экосистема, Татарстанның Кама аръягындагы тагын өч шәһәрендә РЕФАРМИНГ яки 3G ешлыкларын LTE заманча стандартына күчерде.

Бүген урта төркем балалары "Курочка Ряба" дигән искиткеч рус халык әкиятен күрсәттеләр. Безнең кечкенә артистлар рэхэтлэнеп яраткан геройларына әйләнделәр һәм үзләренең талантларын күрсәттеләр. Тамаша бик җанлы һәм эмоциональ узды. Балалар әкият персонажларының тылсымлы дөньясына шатланып чумдылар.Бу чара безнең тәрбияләнүчеләргә иҗади сәләтләрен, фантазиясен һәм хыялын үстерергә, шулай ук бер-берсе белән дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытырга ярдәм итте.

«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2026 елга Татарстан Республикасы бюджетында төбәк һәм муниципаль музейларны җиһазландыруга 26 072,9 мең сум күләмендә чаралар каралган, шул исәптән 19 033,1 мең сум федераль бюджеттан юнәлтеләчәк.

Казанның Мәскәү районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль педагоглары социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балигъ булмаганнар өчен «Россия герой уллары белән көчле» дигән чара уздырды.

Еш кына яз көне көч килү урынына күпләр йокымсырый, авитаминоз сизә һәм салкын тию белән авырый.

Иммунитетны саклау һәм ныгыту атналыгы кысаларында белгечләрнең киңәшләре белән уртаклашырбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International