"Госуслуги Дом" кушымтасында сезнең йорт чатына керергә мөмкин
Татарстан Республикасы территориясендә электрон һәм электр җиһазларын түләүсез утильләштерү буенча «Утильләштерү мәктәбе: электроника» (алга таба – программа) Федераль экологик хәйрия программасын гамәлгә ашыруның дәвам итүе турында хәбәр итәбез. Программа коммерциягә карамаган оешма – табигатьтән рациональ файдалану фонды (алга таба-фонд) тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Бүген лотереянең туган көне билгеләп үтелә. Нәкъ 460 ел элек, 1466 елның 24 февралендә Брюгге шәһәрендә танылган Нидерланд рәссамы Ян Ван Эйканың тол хатыны ире истәлегенә лотерея билетлары сатуны оештыра һәм кергән акчаның төп өлешен ярлыларга ярдәмгә юнәлтә. Шуннан бирле лотерея бөтен дөньяда киң таралыш ала.
"Алабуга" МИЗ " АҖ хәбәр итүенчә, 25 февральдә 09:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр Нефтьчеләр проспекты, 19 адресы буенча авария хәлендәге торбаны алыштыру сәбәпле, салкын су белән тәэмин итү чикләнә.
Сарман гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗметдинова Чулпан Мөнир кызы "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" конкурсының йомгаклау этабына узды.
2026 елның 26 февралендә хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны эшли башлаячак
23 февральдә Иске Икшермә җирлегендә узган ярышларда Арташ авыл җирлегенең волейбол командасы икенче урынны алды. Җиңүчеләрне котлыйбыз.
Татарстан Республикасы Республика маркетинг үзәге администраторы булган «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыяте (алга таба – «ТРДЗА» АҖ) 2026 елның 26 февралендә «ТРДЗА» АҖ генераль директоры Яков Вениаминович Геллер катнашында атна саен эш вебинарлары уздыру турында хәбәр итә. 10:00 дә «РМЦ - Экспорт»темасына вебинар башлана. Әлеге вебинарга Саба муниципаль районы эшкуарларын чакырабыз.
Куйбышев Затонында «Кышкы Сабантуй» узды, бу «Курше»проекты кысаларында зур вакыйга. Бистәдә яшәүчеләрне берләштерү чарасы халык традицияләренә кушылырга һәм күңелле вакыт үткәрергә теләүче күпсанлы кунакларны җәлеп итте
Җәлилнең 4 нче санлы "Кызыл калфак" балалар бакчасы тәрбиячесе Рахматова Айгөл Фаил кызы "Ел тәрбиячесе" бәйгесенең республика этабына узды