Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, Иске Урыссу авылында Хәтер скверында күңелне нечкәрткеч акция узды.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!
Волейболчыларыбызны һәм аларның остазы Фәннур Галиевны лаеклы беренче урын алулары белән котлыйбыз! Сезнең белән горурланабыз һәм республика һәм илебез спорт мәйданчыкларында яңа җиңүләр телибез!
Гражданнарга ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты, профильле министрлыклар, прокуратура, хәрби комиссариат, хәрби прокуратура, «Ватанны саклаучылар» фонды, ДОСААФ һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре консультация бирәчәк.
Чарада Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Закариева Гүзәлия Камил кызы һәм үзәк район хастаханәсе коллективы катнашты. Очрашу барышында алдагы чорга төп күрсәткечләр, казанышлар һәм өстенлекле бурычлар яңгырады.
Мәйданы 4332 кв. м булган өч катлы бинага бүген 513 укучы йөри. Ремонт дәресләрдән аерылмыйча оештырылган: мәктәп шартлы рәвештә уку һәм төзелеш зоналарына бүленгән. Башлангыч сыйныфлар ике сменада, калганнары бер сменада укыйлар. Өченче чирекне туган стенада тәмамларга планлаштыралар, алга таба укуның катнаш форматы булырга мөмкин. Азык-төлек блогы элегрәк ремонтланган, ашханә эшен дәвам итә.
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе" ФДБУдан:
24 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә көчле җил көтелүе турында хәбәр итә.
2026 елның 24 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә.