21-22 февраль көннәрендә Казанда карда регби буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында Россия чемпионаты узды. Финалда Пермь крае җыелмасын ышанычлы җиңеп, Казанның «Зилант» командасы хатын-кызлар турнирында җиңүче булды.
Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар!
Ведомствоның шәхси составын һәм хезмәт ветераннарын Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм безнең бөек дәүләтебезнең милли мәнфәгатьләрен һәм суверенитетын яклауның мөһимлеген ассызыклый.
24.02.2026 елга һава торышы фаразы
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:
Консультация - метеорологик күренешенең 2026 елның 23 февралендә
18 сәгатьтән 24 февралендә 18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында кисәтү
2026 елның 24 февралендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил көтелә.
22 февраль көнне Шәмәрдән авылында «Масленица» халык бәйрәме узды. Масленица-борынгы славян бәйрәме, иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе. Ул яз башы һәм өстәлдә алсу коймакларның муллыгы белән ассоциацияләнә. Кагыйдә буларак, май чабу өчен һәр гаиләдә курчак ясаганнар. Масленица курчагы күңелле халык күңел ачуының – кышны озатуның мәҗбүри атрибуты булган. Ул гаиләдә муллык символы һәм торакның куәтле сакчысы була. Иштуган мәдәният йорты белгечләре бәйрәмдә «Халык курчагы»мастер-классы белән катнаштылар. Катнашучылар Масленица курчагын төрле материаллардан: ботаклардан, саламнан, җепләрдән, тукымадан һ. б. ясап була икәнен белделәр.Шулай ук бу курчакларының безнең ата-бабаларыбызның үз йортларын төрле негативлардан саклаганын да белдек.Һәр катнашучы үз куллары белән бик теләп кызыклы эш башкарды. Курчакны ясау мавыктыргыч булып чыкты, һәркайсы үзенчәлекле һәм үз характеры белән килеп чыкты.
Явлаштау урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәрби җырлар һәм строй әзерлеге буенча бәйге узды.Чарада 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Алар үзләренең стройда әзерлек күнекмәләрен, командаларны үтәү һәм сафта йөрү осталыкларын күрсәттеләр. Балалар шулай ук сугыш еллары җырларын башкардылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәрби җырлар һәм строй әзерлеге— ярыш кына түгел, ул укучылар өчен үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге дә. Мондый чаралар балаларда Ватаныбыз өчен горурлык хисе формалаштырырга ярдәм итә.
Ватан-ул әни, хатын, балалар, баш өстендә тыныч күк, Туган як…Ватанны саклаучы булу – зур хөрмәт. Шуңа күрә 23 февральдә бөтен илебез бу искиткеч бәйрәмне билгеләп үтә, анда без барыбыз да кадерле ир-атларыбызга хөрмәт күрсәтәбез.21 февраль көнне Иштуган авыл мәдәният йорты белгечләре, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, «Баһадирлар уены» исемле конкурс-уен программасы үткәрделәр. Очрашу Ватанны саклаучылар көне бәйрәменең килеп чыгу тарихы турында сөйләүдән башланды. Уен барышында егетләр үзләренен көчләрен,зирәклекләрен күрсәттеләр, «Хәрби тематикага викторина” , “Рота, күтәрел”, “Төз атучылар”, “Беренче ярдәм” ,”Кухня короле”,«Иң җитезе» , ”Конструкторы” конкурсларында катнаштылар. Дәрт һәм җиңүгә ирешү теләге катнашучыларны шулкадәр мавыктырды ки, алар тирә-юньдәге хәлләрне сизмәделәр. Ахырда катнашучылар кызыксындыру бүләкләре алды.
"Курше" кышкы сезон фестиваленең республика проекты кысаларында 20 февральдә Иштуган мәдәният йорты белгечләре"Удмурт мәдәнияте көне"дигән этно-бәйрәм үткәрделәр.Бәйрәм "Тюрагай"удмурт фольклор коллективы чыгышы белән башланып китте.Алар тамашачыларга удмурт халкының төрле йолалары һәм традицияләре җырларын һәм биюләрен тәкъдим иттеләр."Мудорвай" балалар коллективы җырлар җырлады,удмурт биюен биеде, "Капка"удмурт уены буенча мастер-класс үткәрде.Катнашучылар әйлән-бәйлән уйнадылар, чыгыш ясаучыларга кушылып җырладылар һәм биеделәр. Аннары"Кышетэн шудон"(яулыклы уен),"Кутэн шудон"(Чабаталы уен),"Небыльток"(Растяпа) бәйрәмнәрендә катнашучылар белән халык уеннары, "Зәйнебэй","Аленур" ,"Ой ти вала", "Кубиста йыр" ,Меш яр дүртле" һ.б. халык бию уеннары башланды. Бәйрәм кунаклары шулай ук коймак һәм хуш исле чәй,удмурт милли ризыклары белән сыйландылар.Бәйрәм җылы һәм дустанә атмосферада узды, анда катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр, күтәренке рух бүләк итте.
24 февральгә һава торышы.