Татарстан Республикасында «Зәңгәр күлләрне саклаучылар» бергәлеге үсешенең яңа этабы башлана. Программа волонтерларны системалы укытуга һәм «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигать тыюлыгын саклауда катнашуга юнәлдерелгән. Катнашучылар экологик башлангычларга – әйләнә-тирә мохит торышын мониторинглаудан алып, табигатьне саклауга кадәр һәм үз чараларын оештыруга кадәр җәлеп ителә алачак.
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган акциядә катнашучыларга нәтиҗәләрне игълан итәбез. Быел конкурста республикабызның төрле почмакларыннан килгән сәләтле укучылар катнашты, алар шагыйрь мирасына хөрмәт һәм туган телгә мәхәббәт күрсәттеләр.
7–13 яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призёрлар:
Гран-при — Хәбибрахманова Сафина.
1 урын — Мөхәммәтҗанов Искәндәр, Руфин Әмир.
2 урын — Хәзиәхмәтов Әмир, Сөләйманова Зилә.
3 урын — Җиһаншина Зинирә.
14–35 яшь категориясендә жюри түбәндәге конкурсантларны билгеләде:
1 урын — Хабибрахманова Айгөл,Залялиева Камилә, Сибгатуллин Илназ, Низамутдинова Йолдыз.
2 урын — Хәбибрахманова Айгөл, Яппаров Айзилә.
3 урын — Закирова Дилбәр.
Барлык җиңүчеләрне һәм призёрларны котлыйбыз! Катнашкан һәркемгә ихласлык, артистлык һәм Тукай сүзләренә сакчыл карашлары өчен рәхмәт белдерәбез. Яңа иҗади уңышлар, илһам һәм якты җиңүләр телибез!
Алабугада «Автокөрәш» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Чара Дәүләт автоинспекциясенең 90 еллыгына багышланды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче яшьләрне һәм булачак машина йөртүчеләрне җыйды.
Иляксаз авыл җирлегендә 14, 15 нче апрель көннәрендә солдат һәйкәле һәм мәдәният йорты янындагы территорияне җыештыру өмәсе оештырылды.Өмә үткәрү рәвеше Иляксаз авыл клубы территориясен һәм һәйкәл яны территориясен җыештыру эшләрен үз эченә алды.
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.
Ул 25 елдан артык хастаханәдә слесарь булып эшли, механизмнарның һәм техник системаларның төзеклеген тәэмин итә.
Хөрмәтле минзәләлеләр!