ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2026 ел
җомга

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган акциядә катнашучыларга нәтиҗәләрне игълан итәбез. Быел конкурста республикабызның төрле почмакларыннан килгән сәләтле укучылар катнашты, алар шагыйрь мирасына хөрмәт һәм туган телгә мәхәббәт күрсәттеләр.

7–13 яшь категориясендә җиңүчеләр һәм призёрлар:

Гран-при — Хәбибрахманова Сафина.

1 урын — Мөхәммәтҗанов Искәндәр, Руфин Әмир.

2 урын — Хәзиәхмәтов Әмир, Сөләйманова Зилә.

3 урын — Җиһаншина Зинирә.

14–35 яшь категориясендә жюри түбәндәге конкурсантларны билгеләде:

1 урын — Хабибрахманова Айгөл,Залялиева Камилә, Сибгатуллин Илназ, Низамутдинова Йолдыз.

2 урын — Хәбибрахманова Айгөл, Яппаров Айзилә.

3 урын — Закирова Дилбәр.

Барлык җиңүчеләрне һәм призёрларны котлыйбыз! Катнашкан һәркемгә ихласлык, артистлык һәм Тукай сүзләренә сакчыл карашлары өчен рәхмәт белдерәбез. Яңа иҗади уңышлар, илһам һәм якты җиңүләр телибез!

Алабугада «Автокөрәш» республика конкурсының муниципаль этабы узды. Чара Дәүләт автоинспекциясенең 90 еллыгына багышланды һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүче яшьләрне һәм булачак машина йөртүчеләрне җыйды.

Иляксаз авыл җирлегендә 14, 15 нче апрель көннәрендә солдат һәйкәле һәм мәдәният  йорты янындагы территорияне җыештыру өмәсе оештырылды.Өмә үткәрү рәвеше Иляксаз авыл клубы территориясен  һәм һәйкәл яны территориясен җыештыру   эшләрен үз эченә алды.

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә.

Ул 25 елдан артык хастаханәдә слесарь булып эшли, механизмнарның һәм техник системаларның төзеклеген тәэмин итә.

Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбендә хәйрия концерты оештырылды. Бу чара МХО зонасындагы егетләргә  ярдәм итү максатыннан оештырылды. Хәйрия концертлары-акча җыю һәм социаль проблемаларга игътибар җәлеп итү өчен куәтле корал ул. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә һәм җәмгыятьтә уңай үзгәрешләргә ярдәм итә.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, узган елдан РФ Хөкүмәте Карары белән торак пунктлар, бакча һәм яшелчә җирләре составындагы җир кишәрлекләреннән файдаланмау билгеләре исемлеге расланган. Татарстан Росреестрында аңлатуларынча, документта җир кишәрлекләренең максатчан билгеләнеш буенча файдаланыламы-юкмы икәнлеген бәяләргә мөмкинлек бирә торган критерийлар бар.

Бөтен Идел буеннан бушлай диагностика, әйлән-бәйлән, мастер-класслар һәм иң яхшы wellness-проектлар конкурсы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International