Төбәк «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын, федераль проектның өч төп юнәлешен дә кертеп, уңышлы гамәлгә ашыра: «Ватан чишелешләре» (технологик суверенитет), «Цифрлы дәүләт идарәсе» (электрон һәм актив сервислар) һәм «Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар» — мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм спортны колачлый. Татарстан Республикасы «ГосТех» базасында 12 федераль цифрлы платформа төзүдә актив катнаша, бу бюджет чыгымнарын киметә һәм цифрлаштыруны тизләтә.
Безнең спорт мәктәбенең «Кама-Арена» футбол манежында район халкы арасында мини-футбол буенча яңа ел алды турниры узды
Җаваплылык тәрбияләү: студентлар ата-аналарга рәхмәт көне билгеләп үттеләр
2025 елның 23 декабре, сишәмбе Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе м.в. Мишустинның 2025 елның 10 февралендәге йөкләмәсен гамәлгә ашыру кысаларында РФ Мәдәният министрлыгы югары һәм урта һөнәри уку йортлары укытучыларын реставрация эшләрендә һәм мәдәни кыйммәтләрне саклауда үз компетенцияләренең дәрәҗәсен рәсми рәвештә расларга мөмкинлек бирә торган аттестация процедурасын узарга чакыра.
Могҗизалар әкиятләрдә генә булмый. Моны «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе ярдәмендә хыяллары чынга ашкан һәркем белә. Бәйрәм алды мәшәкатьләре арасында сиңа кемнеңдер кадерле хыялы ышанып тапшырыла икән, һәркем күңелендә изгелек хисләре кабына. Һәр балага да бит могҗизаларга ышану һәм аның теләкләренең чынбарлыкка әверелүен күрү күңелле. Яңа ел алдыннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе, акциядә катнашып, спорт белән мавыгучы Казан егете тугыз яшьлек Хәлилнең хыялын тормышка ашырды. Малай «акыллы» колонка турында хыяллана.
Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясалды.
22 декабрь көнне Байраш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын профилактикалау кысаларында «Юлда игътибарлы бул!» дигән тематик сәгать үткәрделәр.
Алабугада 27 декабрьдә 14.00 сәгатьтә яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Сәүдә "Мираж" сәүдә үзәге территориясендә җәелдереләчәк. Бу быел соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе булачак. Биредә ит, кош-корт, йомырка, яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчә, бал һәм сөт продуктларын уртача бәядән сатып алырга мөмкин булачак.
Ватанны саклаучылар елына багышланган «СВО яклаучысына чыршы» балалар кул эшләре конкурсы учреждение хезмәткәрләренең гаиләләрен берләштерде.