ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Лаеш мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә елның төп бәйрәмнәренең берсе булды.

Олы Кибәче урта мәктәбендә укучылар өчен 2 сменада Яңа ел бәйрәме оештырылды. Яңа ел барлык гражданнар өчен үзенчәлекле бәйрәм булып тора. Бу көнне узып баручы елга йомгак ясала. Шул уңайдан мәктәп дирекциясе сәләтле укучыларны укуларындагы һәм мәктәп олимпиадаларының муниципаль этабындагы уңышлары белән котлады. Шулай ук аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәт белдерде. Бәйрәм чарасы күңелле концерт номерлары, матур җырлар һәм кызыклы биюләр белән дәвам итте. Кыш бабай белән Кар Кызы барлык катнашучыларны бәйрәм белән котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге

Казан Кремленең ишегалдында чыршыны ачу тантанасы булды. «Кар патшабикәсендә кунакта» перфомансы кысаларында балачактан таныш геройлар Кай һәм Герда, шулай ук Кыш бабай белән кунаклар һәм Казан халкы Яңа ел гүзәлен кабыздылар.

2025 елның 26-28 декабрендә Бөгелмә шәһәрендә МСМК, СССР чемпионы Р.Бакиев призларына чаңгы ярышлары узды.

Алабуга районында өлкән яшьтәге авыл кешеләрен диспансерлаштыруга һәм медицина тикшерүләренә алып бару буенча мөһим инициатива төгәлләнде, бу өлкән буынның сәламәтлеге турында кайгырту кысаларында мөһим адым булды.

2026 елның 15-18 гыйнварында Казанда «Мирный» чаңгы-биатлон комплексы базасында Чаңгы узышлары буенча Россия Кубогының VI этабы узачак. Ярышларга илнең иң көчле чаңгычылары, шул исәптән Олимпия чемпионнары, дөнья һәм Бөтенроссия беренчелекләре призерлары җыелачак.

Татарстан Торак инспекциясе һәм «Алсу» идарәче компаниясе арасында суд тикшерүләренә нокта куелды. 

Утырыш Төхбәтуллин Марсил Габделфәрт улы рәислегендә узды. Эш барышында төп оештыру мәсьәләләре хәл ителде: комиссия рәисе урынбасары — Ходова И.В., сәркатибе — Габдуллина З. Ф. сайланды, шулай ук территориаль сайлау комиссиясе эшчәнлеге регламенты расланды.

Яңа ел якынлаша — ялтырап торган утлар һәм Тылсым көтү вакыты. Балалар бәйрәмне түземсезлек белән көтәләр: Кыш Бабайга хат язалар, шигырьләр репетициялиләр, үзләрен нинди могҗизалар көткәнен күз алдына китерәләр. Һәм безнең уртак бурыч-Яңа ел могҗизасы фаҗига белән каралмасын өчен тырышу.

Игътибар! Кыш бабайның төп ярдәмчесе юкка чыкты! Ләкин борчылмагыз! Бабай юкка гына туңдырма ашамаган – ул инде юлда. Дөрес, ул бераз каушап калдган, чөнки оныгы сәер язма һәм карда бер-ике ялтыравык кына калдырган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International