ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

2026 елның 5 гыйнварында Кукмара шәһәрендә «Кукмара итекләре» XI Бөтенроссия халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узачак. Кукмара районының төп мәдәни брендларының берсенә әверелгән бу якты кышкы бәйрәм «Күрше» кышкы фестивале, Кукмара районы администрациясе һәм «Кукмара киез итек-киез комбинаты»АҖ ярдәмендә узачак.

27 декабрь көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә укучылар өчен Яңа ел бәйрәме оештырылды. Балалар бәйрәм чарасында актив катнаштылар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр укыдылар, җырлар һәм биюләр башкардылар. Мәктәп дирекциясе сәләтле укучыларны укудагы һәм мәктәп олимпиадаларының муниципаль этабындагы уңышлары белән котлады. Шулай ук аларның әти-әниләренә һәм укытучыларына рәхмәт белдерде.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге

Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров катнашында, МХО катнашучыларның балалары һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен, хәйрия Яңа ел чыршысы узды.

Хөрмәтле райондашлар!

2025 нче елның 30 нчы декабрендә Югары Ослан авыл җирлегендә күчмә кабул итү көне гамәлдән чыгарыла.

Сарман муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә "Кышкы якты уеннар»узды.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен Яңа ел бәйрәм чаралары узды.

Югары Ослан авылында гаҗәеп зур вакыйга булды, ул җирле халыкның игелеклелеге һәм бердәмлеге үрнәге булды.

Югары Ослан районында «Полицейский Кыш Бабай» акциясе узды.

Хөрмәтле алабугалылар һәм шәһәр кунаклары! Сезне Яңа 2026 елны каршы алу бәйрәменә багышланган матур программага чакырабыз! 31 декабрьдә 18.00 сәгатьтә сезне Яңа елны безнең белән бергә “Яшьләр” стадионында бәйрәм итәргә чакырабыз.

Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты 1975 елда төзелгән ачыкланган «Революция көрәшчеләре - большевикларга һәйкәл» мәдәни мирас объектын тарих һәм мәдәният һәйкәлләренең бердәм дәүләт реестрына кертү турында боерык чыгарды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International