ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2026 ел
шимбә

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге 2026 елның гыйнварыннан бала тудыру сертификатлары программасы кысаларында Республика медицина учреждениеләренә 74,7 миллион сум акча күчергән.

Югары Симет урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар «Эко-яз» дип исемләнгән акция оештырдылар. Акция мәктәп укучылары арасында экологик культура формалаштыруга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. «Эко-яз» акциясе укучыларны экологик тәрбияләү процессында мөһим этап булды. Бу чара балаларга әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген яхшырак аңларга һәм үсемлекләрне карауның гамәли күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Чәчәкләр утырту табигать алдында җаваплылык тойгысын үстерергә ярдәм итә һәм укучыларны әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын бәяләргә өйрәтә.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклары!
2026 елның 25 апреленнән 11 маена кадәр республиканың бөтен территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда үзебезне, якыннарыбызны һәм әйләнә-тирә табигатьне саклау өчен махсус янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре гамәлдә.

2026 елның 25 апреленә һава торышы фаразы


24
апрель, 2026 ел
җомга

2026 елның 25 апреленә көчле җил турында кисәтү

Бүген Җәлил бистәсенең 6 нчы санлы "Теремкәй" балалар бакчасында бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел уңаеннан районкүләм "Тукайлы балачак" дип исемләнгән шигырь бәйгесе узды. Жюри барлыгы 5-7 яшьлек 48 талантлы катнашучының чыгышын бәяләде. Конкурсның һәр номеры үзенчәлекле сәнгатьлелеге, башкаруның эмоциональлеге һәм бөек шагыйрьнең иҗатын чын күңелдән яратуы белән аерылып торды. Бакчабыздан Сөләйманова Элина, Нуриәхмәтова Розалина, Халиков Айсар, Вадикова Айлин, Мостафина Камилла, Кызрачев Радэль, Гайсин Радэль, Арсланова Эвелина һәм Әхмәтова Эльвира үзләренең шигырь сөйләүләре белән барлык тамашачыны таң калдырды. Аларның чыгышлары югары бәяләнде - нәни артисларыбыз дипломнар белән бүләкләнде. Балаларны әзерләгән педагогларга һәм әти-әниләрга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җитәбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай.
Апрель җитсә, исемеңне
Җырына куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай!

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Идел буе федераль округы субъектларында язгы кыр эшләренә әзерлек һәм аларны уздыру буенча киңәшмә узды. Оператив киңәшмә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Разин рәислегендә узды. АПКның идарә органнары һәм профильле хезмәтләр җитәкчеләре катнашындагы чарада аграрийларның язгы чәчү кампаниясенә әзерлеге һәм план күрсәткечләренең үтәлеше турында фикер алыштылар.

Язгы чорда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре

24 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре татар телендә белемне тикшерү буенча "Татарча диктант-2026"бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар. Диктантның темасы Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Бәхет»әсәреннән өзек булды. Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктант язуда теләгән һәркем үз көчен сынап карый алды. Ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант" акциясе дөрес язуны, әдәби татар телен белүне арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарның үз-үзен тикшерүгә юнәлдерелгән. Акциядә катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тэги: Иштуган авыл мәдәният йорты

Өмә-коллективны берләштерә торган матур традиция!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International