Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиулловның Туган тел көне, татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан котлавы
1986 елның 26 апреле — атом-төш энергетикасы тарихын мәңгегә үзгәрткән дата. 40 ел элек бөтен ил өчен авыр сынау булган һәлакәт килеп чыкты. Чернобыль АЭСындагы авария - ул кеше хатасы һәм фидакарьлек бәясен күрсәткән дәрес. Бүген, дүрт дистә елдан соң, без ачык аңлыйбыз: ул вакыйгаларның төп нәтиҗәсе-күзгә күренми торган куркыныч юлына баскан кешеләрнең тиңдәшсез батырлыгы.
Бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 140 ел тулуга 25 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Шигърият дөньясында» дигән тематик кичә үткәрделәр. Кичәнең беренче өлешендә Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгырады, әсәрләре сәхнәләштерелде, тематик күргәзмә белән танышылды. Икенче өлеш “Тәрҗемә ит” уены белән башланып китте. Катнашучылар 3 тур үтте. Чарада катнашучылар шагыйрь һәм туган тел турында күп кенә кызыклы һәм файдалы мәгълүмат тупладылар. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
26 апрель - Радиацион һаләкәтләр шаукымын бетерүдә катнашучылар һәм шул һаләкәт корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан 23 апрель көнне Югары Шытсу мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Чернобыль – төзәлмәс яра” дигән батырлык сәгате үтте. Балалар Чернобыль һаләкәте шаукымын бетерүдә 1986 – 1989 елларда 834 меңнән артык кеше катнашканын, ул геройлар турында китаплар, җырлар, һәйкәлләр барлыгы турында белделәр. Шулай ук атом бәласе белән беренчеләрдән булып көрәшкә чыккан 28 янгын сүндерүченең исемнәре белән таныштылар. Чара ахырында тематик презентация күрсәтелде.
Питрәчлеләр! Киләсе елда районыбызның нинди иҗтимагый киңлеген төзекләндерергә икәнен сайлыйбыз!
2026 елның 26 апреленә һава торышы фаразы
2026 елның 26 апреленә ашыгыч кисәтү
Габдулла Тукай үзенең иҗаты белән үзенең исемен мәңгеләштергән, ә аның шигырьләрен бүген дә олылар да, балалар да яратып укыйлар. Кечкенәдән алып олы яшькә кадәр кешенең бөтен тормышы тел белән тыгыз бәйләнгән, бу милләтнең иң мөһим билгесе булып тора, ул милләтнең тарихы һәм мәдәнияте, гореф-гадәтләре турындагы мәгълүматларны буыннан-буынга саклый һәм тапшыра. 25 апрель көнне Иштуган мәдәният йорты белгечләре Г.Тукайның «Тукай безнең күңелләрдә»шигърият бәйрәме үткәрделәр.Балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр.Кечкенә артистлар бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырлар җырладылар. "Тукай әкиятләрен уйныйбыз"дип аталган инсценировка чараның үзенчәлеге булды.Чара катнашучылар башкаруында язучының «И туган тел, и матур тел» җыры белән тәмамланды.
25 апрельдә Арча районының Сеҗе мәдәният йортында Фоат Садриев пьесасы буенча "Җәмиләнен женлэнуе" спектакле күрсәтелде. Спектакльне Сулэ авыл клубы, Курсабаш авыл мәдәният йортлары, китапханә хезмәткәрләре үзешчәннәр белән берлектә әзерләп куйдылар. Үзешчәннәр җылы каршы алулары һәм алкышлары өчен тамашачыларга бик рәхмәтле булдылар.
Кукмара шәһәрендә муниципаль хезмәткәрләр Спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.