27-28 апрель көннәрендә Казан радиомеханика көллиятендә «Радиоэлектрон аппаратура монтажлаучы» номинациясендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы уза.
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
2026 елның 25 апрелендә ветераннар, һәвәскәрләр командалары арасында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган хоккей турниры узды. Турнирда Кукмара, Сосновка, Азнакай, Байлар Сабасы, Кайбыч шәһәрләреннән командалар катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча өченче урынны «Кайбыч» командасы алды, икенче урынны «Тимерхан» Б. Саба, турнирның җиңүчесе булып Кукмара шәһәренең «ВКХ» командасы танылды. «Иң яхшы сакчы» номинациясендә Айрат Насыйров танылды. Призерлар кубоклар һәм юату призлары белән бүләкләнделәр.
28 апрель – Бөтендөнья хезмәтне саклау көне. Бу көн Халыкара хезмәт оешмасының карары нигезендә 2001 елдан билгеләп үтелә. Шул уңайдан 26 апрельдә Югары Шытсу мәдәният йортында “Хезмәтне саклау – безнең тормыш, безнең сәламәтлек” дигән интеллектуаль викторина үткәрелде. Чара барышында катнашучылар куркынычсызлык кагыйдәләрен, куркыныч зур булган биналарда үзеңне ничек тоту турында исләренә төшерделәр. Шулай ук мәдәният йортларында, спорт залларында хезмәтне саклау белән танышуны дәвам иттеләр, розетка, яктылык чыганаклары, техника булган бүлмәләрдәге куркынычсызлык турында тыңладылар. Соңыннан балалар тематик интеллектуаль викторина сорауларына җавап бирделәр.
Алабуганың «Урман бал кортлары» яшь хоккейчылар командасы 2015-2016 елгы яшүсмерләр командалары арасында «Алтын алка» Бөтенроссия ярышларында финалга чыгып, икенче урынны яулады.
Хыял приюты