ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

2026 елның 24 апрелендә Кукмара шәһәренең «Кукмара» һәм Арча шәһәренең «Raptors» ир-атлар командалары арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы кубогының узды. Матч 9:3 исәбе белән «Кукмара» хоккей клубы файдасына тәмамланды.

Кама Тамагындагы "Кама-Арена" манежында иң яхшы яшь уенчыларны җыйган мини-футбол буенча масштаблы ачык турнир узды.

25 апрель Бакырчы авыл мәдәният йортында юл хәрәкәте иминлеген кисәтү кысаларында «Каешыңны эләктер - куркынычсызлык синең кулда» дигән мәгълүмати акция булып узды. 

Татарстанда яшәүчеләрнең күбесенә ошаган, республика Рәисе тарафыннан хупланган проект яңадан якты вакыйгалар белән кайта. «Күрше» не тормышка ашыру чорында районыбызда 2 проект җиңеп чыкты, 7 чара үткәрелде.

26 апрель Байраш авыл мәдәният йортында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган, «Пушкин картасы» проекты проекты кысаларында «Габдулла Тукай - татар шигърияте кояшы» исемле әдәби-музыкаль кичәсе булып узды. 

Алабуга районында «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе узды. Чарада катнашучылар 5 мең ылыслы агач утыртты. Агачларны  Олы Тарловка авылы артында «Алабуга» махсус икътисадый зонасы янындагы урманчылык территориясендә утырттылар.

2026 елның 23 апрелендә фигуристларның хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган «Бердәмлек һәм батырлык хакына» күрсәтмә чыгышлары булды.

   Россия Федерациясендә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы , татар теле атналыгы кысаларында  “А.А.Соколовский исемендәге Тәтеш икенче урта гомуми белем бирү мәктәбенең” 6А сыйныфында (сыйныф җитәкчесе Нафигина Г.А.) «Күпмилләтле Салават күпере»дип аталган гаилә милли фестивале узды. 

27 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре «Тулган ай» фольклор коллективы белән берлектә «Чаба, чаба гомер аты...» дигән концерт оештырдылар. Бу чара «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен үткәрелде. Алып баручы кыскача фольклор мирасы, «Чаба, чаба гомер аты...» концерты атамасының мәгънәсе турында сөйләде. Чара барышында күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, күңел җырлары, гармун җырлары яңгырады. Үзәк вәкилләре һәм берничә кунак катнашучыларга җылы сүзләр әйттеләр, концертның килүчеләрнең эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясавын билгеләп үттеләр. Концерт гомуми саубуллашу көйләре һәм үзара сәламәтлек һәм иминлек теләүләр белән тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән мәдәният йорты

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында Александр Михайлович Родченко исемендәге Бөтенроссия дизайн олимпиадасын ябу тантанасы узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International