ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2026 ел
дүшәмбе

Казанның Совет районында «Сәләтле бәләкәч» балалар иҗаты фестиваленә йомгак ясалды, анда 300дән артык нәни үз сәләтен күрсәтте. 

Гражданнарны кабул итү

Апрель аеның башыннан старт алган олимпиаданың сайлап алу этабында 1312 ата-ана катнашты. Алар арасында Татарстан республикасының 42 шәһәр-районыннан, болардан тыш Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия республикалары, Свердловск өлкәсе, хәтта Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәреннән дә катнашучы милләттәшләребез бар.

Казанның махсуслаштырылган уку-фәнни үзәге — IT-лицейның «Шашлык» командасы мәктәп укучылары һәм көллият студентлары арасында викториналар буенча «Знание.Игра» турнирының финалына узды, дип хәбәр итте оештыручылар.

Кече һәм урта бизнес Россия Банкының яңа чаралары хисабына эре банкларда Кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясенең "зонтиклы" поручительлекләренә якынча 100 млрд сум өстәмә заем финанславы алырга мөмкин. Бу хакта ТАССка корпорациядә хәбәр иткәннәр.

Казан федераль университетында «Реклама һәм җәмгыять белән элемтәләр» юнәлеше буенча «Мин – профессионал» Бөтенроссия олимпиадасының финалы башланды.

Май аенда «Кыңгырау чыңы урынына көйләр» Бөтенроссия проекты кысаларында мәктәп кыңгырауларын Бөек Ватан сугышына һәм аның геройларына багышланган музыкаль композицияләр алыштырачак.

Алабугада Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы кысаларында агарту очрашуы узды. Анда Алабуга политехник көллиятендә укучы балигъ булмаган укучылар, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге органнары вәкилләре катнашты.

       «Яшьләр һәм балалар» милли проекты, «Балаларга иң яхшысы» подпроекты кысаларында, Бөек бәйрәм — Җиңү көне алдыннан — 24 апрельдә безнең мәктәптә тантаналы һәм күңелне нечкәртә торган атмосфера башланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International