Апрель – Тукай ае, шигърият ае. 26 апрель – халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебез Габдулла Тукай туган көн. Шул уңайдан Яңа поселогының мәдәният йортында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды.
Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу алдыннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Арча районының Яңа Кырлай авылында булды - биредә бөек татар шагыйренең балачак еллары узган. Габдулла Тукайның яңартылган дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы бинасында Татарстан Рәисе татарның иҗади җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.
25 апрельдә район китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап, «Язлар белән безгә Тукай кайта» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Чара бөек шагыйребезнең «Туган авыл» җыры белән башланып китте. Китап сөючеләр тамашачыларга Тукайның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп, аның иҗатына булган хөрмәтләрен җиткерде. Кичә барышында «Язлар белән безгә Тукай кайта» исеме астында үткәрелгән шигырь сөйләүчеләр, язучылар, рәсем һәм кул эшләнмәләре бәйгесенә йомгак ясалды. Барлык номинацияләрдә дә җиңүчеләр билгеләнеп, аларга район китапханәсе системасы тарафыннан мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге күркәм чара Габдулла Тукай сүзләренә язылган «И, туган тел!» җыры белән тәмамланды. Тамашачылар һәм катнашучылар бу кичтән рухи байлык, илһам һәм яңа иҗади көч туплап таралышты.
2026 елның 25 апрелендә 18 сәгатьтән 26 апрелендә 18 сәгатькә кадәр
Җирле үзидарә көне алдыннан 21 апрель көнне Язлы Арташ авыл клубында Олы Нырты авыл мәдәният йорты , авыл китапханәсе, шулай ук Чабья Чурчи клубы белән берлектә - « Җирле үзидарә кичә һәм бүген " мәгълүмат сәгате уздырды. Россиядә Җирле үзидарәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы , аның принциплары турында сөйләде.Чакырылган кунаклар муниципаль хезмәт ветераннары Сабитова Эльфия апа һәм Якупова Вәсимә апа муниципаль хакимиятнең нинди роль уйнавын , аларның нинди эш алып баруын, җирле үзидарә системасының ничек төзелүен сөйләделәр.Бу кешеләр авыл җирлеге үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керттеләр. Җирле үзидарәдә эшләү - ул вазыйфа гына түгел , ә кешеләргә чын - чынлап хезмәт итү, ул үз эшенә чын күңелдән бирелгәнлекне таләп итә", - диделәр муниципаль хезмәт ветераннары.
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк тарихы музеенда ел саен үткәрелә торган җиденче "Акыл көрәше" узды
Аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр ява, төнлә һәм иртән юеш карлы аерым районнарда. Җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -1..+2˚.
26 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.
Бүген «Казан» агросәнәгать паркында Татарстан Республикасы бакчачылары съезды узды. Анда Татарстан Республикасы Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм республика бакчачылары катнашты.