ЯҢАЛЫКЛАР


25
апрель, 2026 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм җәмәгать инспекторлары инде җиденче ел рәттән «Хәтер бакчасы» халыкара акциясендә катнашалар. Бүген Биектау һәм Лаеш районнарында алар нарат һәм чыршы үсентеләре утырттылар. Бу атнада акция Әгерҗе районында узды, икенче атнада Арча районында узачак.

25 апрельдән Татарстанда «Уылдык чәчү – 2026» комплекслы оператив-профилактик операциясе башлана. Идел-Каспий бассейны өчен балык тоту кагыйдәләре нигезендә, Татарстанда 5 июньгә кадәр тыелган сроклар билгеләнгән. Республика акваторияләрендә сәнәгать балыкчылыгына тулы тыю кертелә. Һәвәскәр балык тоту өчен бер гражданга ярдан балык тоту коралларында гомуми саны 2 данәдән артмаган ыргаклы, бер калкавычлы яки төпкел кармак кулланырга рөхсәт ителә.

Язгы өмә 2026

25 апрельдә Татарстан Республикасының Сатып алулар буенча дәүләт комитеты коллективы Лаеш районында агач утыртуда катнашты. Чара Шәһәр яны урманчылыгы (Столбище кишәрлеге урманчылыгы) территориясендә узды.

Шагыйрь Габдулла Тукайның юбилей датасын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районының «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре тарафыннан "Гаилә"илкүләм проекты кысаларында берничә чара уздырды.

Юстиция министрлыгы коллективы “Хәтер бакчасы” халыкара акциясендә катнашты. Лаеш районы территориясендә Тарлаш авылы янында 1000 яшь үсенте утыртылды.

Чияле Алан авыл клубында җылы, ихлас һәм чын – чынлап берләштерә торган «Геройлар заманы» хәйрия концерты узды

26 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-17 метр тизлектәге көчле җил көтелә.

Нурлатта бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International