Татарстан җыелма командасы "Профессионаллар" чемпионатының йомгаклау (регионара) этабында Новосибирскида узган "Полиграфик технологияләр" компетенциясе буенча юниорлар арасында алтын медаль яулады.
Акция 6 апрельдән 18 апрельгә кадәр узачак
Килдеш урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары өчен язгы каникул көннәрендә БДИга интенсив әзерлек дәвам итә. Рус теле буенча консультациядә укучыларда кыенлыклар тудыручы биремнәрне тикшерү бара һәм тренировка тестлары үтәлә.
«Интурмаркет» XXI Халыкара күргәзмәсе кысаларында «Түбән Новгород ярминкәсе» АҖ һәм «Сәүдәгәрләр бистәсе» МАУ (Татарстан Республикасының Алабуга шәһәрендә Бөтенроссия Спас ярминкәсен оештыручы) төбәкара партнерлык турында килешүгә кул куйдылар.
Әлмәт шәһәренең «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә табигый балавыздан шәмнәр ясау буенча мастер-класс узды. Чараны «Заря» яшьләр (яшүсмерләр) клубы мөдире Анастасия Чиркова һәм педагог-оештыручы Лариса Попова оештырды.
4 апрель Богдашкино авылы мәдәният йортының «Илем» фольклор коллективы, Олы Шәмәк авылы мәдәният йортының «Туслах» халык фольклор ансамбле һәм Сергей Ефимов Буа шәһәрендә узган «Никрут юрри» Чуаш рекрут җыры Республика фестиваль-конкурсының зона этабында уңышлы чыгыш ясадылар.
Мамадыш политехника көллияте студентлары өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр белән очрашты.
4 нче апрельдә кул көрәше буенча Удмуртия Республикасы Кубогында "Яшьлек" спорт мәктәбе укучысы Сәхабиев Руслан көмеш медаль яулады. Спортчының тренеры Ларис Бариев.
Татарстаннан дүрт укучы - 10 нчы сыйныф укучысы Ибраһим Шәйхетдинов һәм 11 нче сыйныф укучылары Азамат Шәрәфиев, Сәид Нургаянов һәм Никита Гомыжов химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңүчеләр булдылар.
Казан федераль университетында үткән Бердәм ачык ишекләр көненә 2 меңнән артык кеше, аларның әти-әниләре һәм остазлары җыелды.