Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин чираттагы командировкасыннан махсус хәрби операция уздыру зонасыннан кайтты.
Менделеевск районындагы «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр гыйбадәтханәдә булдылар.
Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда яшүсмерләр арасында көрәш буенча Россия беренчелеге тәмамланды. Турнирда катнашу өчен илнең кырыктан артык төбәгеннән вәкилләр гариза биргән.
«Сәламәт булу – уңышлы булу!» программасы кысаларында Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Инзилә Шакирова урамда профилактик акция уздырды. Ул яшьләр һәм өлкәннәр арасында алкоголь, наркотиклар, электрон сигаретлар һәм вейплар таратуга каршы торырга тиеш.
Алабуга районында 15 апрельдән юлларда чокырлар ремонтлана башлый. Бу хакта Район башкарма комитетында хәбәр иттеләр. Эшләр юл өслегенең торышын яхшыртуга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын тапшыруны туктатып, планлы ремонт-профилактика эшләре
25-28 нче март көннәрендә Лениногорский шәһәрендә "Мәктәп спорт клублары" арасында региональ этапта үткәрелгән ярышларда Югары Симет урта мәктәбе укучылары 2 нче урын алып кайттылар. Җитәкчеләре Саубанов Айгиз Рафисович. Укучыларыбызны һәм укытучыларын чын күңелдән тәбрик итәбез!
Татарстан Республикасында җәмгыять белеме буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.