Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты хәбәр иткәнчә, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Кама электр челтәрләре Мамадыш муниципаль районы территориясендә урнашкан түбәндәге хуҗасыз күчемле мөлкәт объектларына милек хокукын рәсмиләштерү буенча эш алып бара.
«Цифрлы диктант»та татарстанлылар интернетта эшләү күнекмәләрен тикшерә алачаклар.
Әгерҗе шәһәренең 1 нче «Золотой ключик» балалар бакчасында «Шыворот на выворот» экологик конкурсы узган.
«Урман – безнең төп мәнфәгать» россиякүләм балалар рәсем конкурсының төбәк этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә.
6 апрельдән 12 апрельгә кадәр Татарстан Республикасында cәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза.
Кичә Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Ял көне СМОГУ-турлары» проекты җитәкчесе Марат Ильясов үз командасы белән булды.
«Оникс» белем бирү үзәгендә профориентация сәгатенә 10 сыйныф укучыларын үзенең һөнәре белән таныштыру максатыннан әлеге сыйфта укучы Назлыгөлнең әнисе, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның планлаштыру бүлеге җитәкчесе Гүзәл Нуруллина чакырылды. Ул балаларны Финанс – бюджет палатасының, Үзәкләштерелгән бухгалтерияның, үзе хезмәт куйган бүлекнең төп эшчәнлеге белән таныштырды, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Туган якны өйрәнү музее каршындагы «Мирас» клубы катнашучылары өчен Саба гимназиясенең мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Мәктәп бусагасында кунакларны музей мөдире, тарих укытучысы Нурия Гаяз кызы каршы алды. Ул катнашучыларны музейның барлыкка килү тарихы, аның төп бүлекләре, оригиналь экспонатлары һәм эш юнәлешләре белән таныштырды. Мәктәп бинасының үсешен чагылдырган төрле еллардагы фотосурәтләрне, чыгарылыш сыйныф укучыларының альбомнарын күрсәтте, шулай ук укытучылар һәм гимназия укучыларының истәлекләрен сөйләде. Катнашучыларда күренекле якташларыбыз-укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, сугыш һәм Хезмәт Геройлары турындагы материаллар зур кызыксыну уятты. Экспонатлар буыннар элемтәсен тирәнрәк тоярга һәм җирле халыкның район тарихына керткән өлешен күрергә ярдәм итте.