Татарстан Республикасында 2026 елның апреленә 1473 кеше Чернобыль АЭСында булган һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә инвалидлык алган гражданнар өчен билгеләнгән социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Әлеге чаралар Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлеге тарафыннан бирелә торган компенсацияләрнең һәм акчалата түләүләрнең киң спектрын үз эченә ала.
Пенсия тупланмалары аз күләмдә тупланган гражданнар яки кирәкле стажы һәм пенсия коэффициентлары булмаган кешеләр пенсия тупланмаларын бер тапкыр түләү ысулы белән алу хокукына ия. Узган елда гына да Татарстан Республикасы буенча социаль фонд бүлеге мондый түләүне 13 мең кешегә рәсмиләштерде.
Татарстан Республикасы цифрлы командасы «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2026» халыкара икътисади форумында катнашачак.
24 апрель бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан узган «Тукайлы балачак» бәйгесенең Җәлил зонасы 6 нчы санлы Тиремкәй балалар бакчасында узды.
Мөслим районының 2012-2018 елгы йөзүчеләр җыелма командасы составында 13 спортчы "Татарстан - Яңа гасыр"иҗтимагый хәрәкәте призына Нурлат районының ачык беренчелегендә катнашты. Ярышларда 8 команда катнашты. Ярыш нәтиҗәләре: 2018 елгы малайлар 50м дистанция ирекле стиль: Зиннуров Илдан - алтын Сәйфуллин Рамазан - көмеш. 2018 елгы кызлар 50м аркада дистанция: Гыйльметдинова Әмирә-көмеш 2017 елгы малайлар 50м Дистанция ирекле стиль: Хуҗиәхмәтов Радель - алтын Ситдыйков Ислам - Көмеш кызлар 2016, 50м ирекле стиль: Садретдинова Сафия-бронза 2016 елгы малайлар 50м ирекле: Минеев Румиль-көмеш. 2015 елгы малайлар Ситдыйков Ринас ирекле стильдә 50 метрга йөзүдә көмеш призер һәм аркада 50 метрга йөзүдә өченче урынны алды. 2013 елгы кызлар Минеева Рузилә-100м брасс дистанциясендә бронза медаль иясе. Егетләр 2012 г.р. Галимҗанов Айзат 100м ирекле стиль һәм 50м баттерфляй дистанцияләрендә җиңүче. Ата-аналар составына ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерәбез.
28 апрель көнне Шәмәрдән мәдәният йорты сәхнәсендә «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе»нең Шәмәрдән филиалы укытучылары һәм укучыларының «Сәнгать нурлары» дигән отчет концерты булды. Алар барысы да музыка коралларын буйсындыру, үз хисләрен авазлар, буяулар белән белдерү буенча озын һәм авыр юл үттеләр, Музыка һәм сәнгать хәзинәләре белән таныштылар. Барлык мөгаллимнәр дә озак еллар дәвамында үзләренең шәкертләрен музыка сәнгатенә өйрәттеләр, аларның уңышларына сөенеп, һәркайсына күңелләренең бер өлешен бирделәр. Концертта вокалистларның сольный номерлары, дуэт башкарулары, халык һәм эстрада ансамбльләре чыгышлары, хореографик биюләр, шулай ук музыка коралларында уеннар күрсәтелде. Чарада катнашучы һәркем, тамашачыларга үз иҗатыннан шатлык бүләк итеп, бөтен күңелен бирде. Бу искиткеч концерт тамашачыларга онытылмаслык хисләр, якты тәэсирләр һәм яхшы кәеф бүләк итте. Чара тавыш режиссеры А.И. Хуҗин һәм экранда Шәмәрдән мәдәният йорты мөдире Г.М. Әхмәтшина белән бергә яктыртылды.
«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча Буада 766 млн сумнан артык финанслау белән мәктәп төзелеше дәвам итә.
Сезне чын күңелдән «Музейда музыка» музыкаль-агарту проекты кысаларында узучы «Ватан нәрсәдән башлана?» дип аталган махсус чарага чакырабыз.