Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды
Түгәрәк өстәл оештырылды, анда Татарстанның сәламәтләндерү индустриясе: ведомствоара багланышлар, иң яхшы тәҗрибәләр һәм үсеш перспективалары темасы каралды.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының спорт залында Югары Лиганың хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар волейбол лигасы чемпионатының Суперфиналы уены узды.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан спорт бәйрәме: 2026 елгы Президент уеннарына йомгак ясалды
ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Яр Чаллыдагы “Вивальди” торак комплексындагы торак булмаган биналары булган 17А-29 номерлы күпкатлы йорт төзүчесенә проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде, дип хәбәр итә республика ведомствосы башлыгы Вәли Нәҗмиев.
Пенсия тупланмаларын бер мәртәбә түләү хокукына аз гына тупланмалар суммасы булган гражданнар ия. Узган елда гына да шундый түләүне Татарстан Республикасында 13 мең кеше рәсмиләштергән.
Җиңү көне алдыннан Алабугада 100 яшен тутырган сөйкемле алабугалы Анастасия Евграфовна Дудкинаны хөрмәтләделәр. Ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән хөрмәтле кунаклар Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Александр Попов, Һөнәри берләшмә рәисе Румия Резвякова һәм Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов котладылар.
25 апрель көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Чернобыль һәлакәтенең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар, авылдашлары Нурмыйм Хафизов һәм Ганиев Альберт белән берлектә «Чернобыль-еллар аша караш» дигән әңгәмә үткәрделәр. Хафизов Нурма абый 1986 елның сентябреннән декабренә кадәр АЭС җимерелгән урында 82 эш көне булган. Күп еллар үтүгә карамастан, Нурмөхәммәт абый бу көннәрне кичә кебек хәтерли. Ганиев Альберт Украинада армиядә хезмәт иткән һәм ике ай ЧАЭСтагы авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан. Катнашучылар кунакларны игътибар белән тыңладылар, кызыксындырган сораулар бирделәр. Шулай ук чарада Саба районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л. Н., авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Т. Р. катнашты.
2026 елның 25 апрелендә Россия буенча Бөтенроссия өмәсе узды.
25 апрель көнне Мөслим районының йөзүчеләр җыелма командасы Актаныш авылында йөзү буенча СССР спорт мастеры М.А. Ваганова призына матч очрашуы кысаларында йөзү буенча ярышларда катнашты. Йөзүчеләр командасыннан 2011-2018 елларда туган 16 спортчы чыгыш ясады. Ярышларга йомгак: Ситдыйков Ринас 2015-2016 елгы малайлар арасында ирекле стиль белән 50 метрлы дистанциядә 1 урынны яулады. Шул ук яшь категориясендә Зиннуров Ильмар 50 м брасс һәм 50 м аркада йөзүдә беренче урыннарны яулады. 2017-2018 елгы малайлар Ситдыйков Ислам ирекле стиль буенча 25м дистанциядә көмеш призер һәм аркада 25м дистанциядә җиңүче. Хуҗиәхмәтов Радель аркада 25 метрлы дистанциядә көмеш медаль иясе һәм ирекле стиль белән 25 метрлы дистанциядә алтын медаль иясе. 2011-2012 елгы кызлар. Садретдинова Лиана аркада 50 м һәм аркада 100 м дистанцияләрдә ике тапкыр җиңүче. Гыйльметянова Эльвира дваҗы ирекле стиль буенча 50м һәм ирекле стиль буенча 100м дистанцияләрдә алтын призер. 2013-2014 елгы кызлар. Галимова Сарвиназ: 50м аркада-алтын 50м ирекле стиль-бронза Минеева Рузилә, 50м брасс һәм 50м ирекле стиль дистанцияләрендә ике тапкыр көмеш медаль иясе. 2015-2016 елгы кызлар Садретдинова Сафия: 50м ирекле стиль-3 урын 50м аркада - 2 урын Хафизова Язилә: 50м брасс - 1 урын Петрова Иделия 50м ирекле стиль - 2 урын 2017-2018 елгы кызлар Гыйльметдинова Әмирә 25м аркада һәм 25м ирекле стиль дистанцияләрендә ике тапкыр көмеш призер Тухбагалиева Ләйлә: 25м аркада-бронза Халитова Аймина: 25м ирекле стиль - алтын. Тренерлар составы ата-аналарга ярышларга баруны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерә.