Пермь краеның Березники шәһәрендә 17 яшькә кадәрге (2010-2011 елларда туган) яшүсмерләр арасында волейбол буенча Идел буе федераль округының беренче уены узды.
ЭКОяз-2026
Бүгенге көндә «Август-Алабуга» заводында продукцияне иң күпләп эшләп чыгару һәм озату чоры бара. Елның беренче өч аенда предприятие 8,8 млн литрдан артык саклау препаратлары җитештергән. Иң күп продукция март аенда җитештерелгән – 4,2 млн литр.
Иске Икшермә авыл җирлегендәге зиратта өмә
24 апрель көнне Юлбат авыл китапханәсе "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Без, Тукай оныклары" әдәби сәгате үткәрде. Китапханәче балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, иҗат юлы турында сөйләде, китаплары белән таныштырды. Аның әсәрләре балаларны матурлыкка, игелеклелеккә, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтә. Балалар Г.Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен матур итеп сөйләделәр. Чара барышында шулай ук балалар шагыйрьнең әкият һәм шигырьләренең исемнәрен иллюстрация буенча чиштеләр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Чара "Туган тел"җырын Коллектив башкару белән тәмамланды.
25 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә кул көрәше буенча республика турниры булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы һәм Удмуртиядән 300гә якын катнашучы һәм 20 команда катнашты. "Яшьлек" спорт мәктәбенең 2008-2014 елгы яшь кул көрәшчеләреннән торган командасы. уңышлар белән чыгыш ясады.Турнир нәтиҗәләре буенча Сираева Ралина алтын медаль яулады. Көмеш Бариев Исламда. Мансурова Әминә, Сираев Рөстәм һәм Хәлилова Аделя бронза медальләргә лаек булдылар. Иң яшь катнашучыларыбыз Хафизова Динә, Тазова Амелия, Миргалимова Зәйнәп, Фәттахов Рөстәм, Кашапов Тимур һәм Кәримов Азамат матур көрәш һәм җиңүгә омтылыш күрсәттеләр. Азат Шәймөхәммәтов һәм Мансур Нәбиуллин 4 нче урынны алдылар. Команданың тренеры-Бариев Ларис.
26 апрельдә Түбән Новгородта мәктәп командалары һәм урта профессиональ белем бирү учреждениеләре командалары арасында 3х3 баскетболы буенча Идел буе федераль округы турнирының суперфиналы тәмамланды.
Ишкәк ишү каналы спорт комплексында күп кенә россиялеләрнең яраткан газетасы - "Комсомольская правда"Кубогына традицион волейбол турниры матчлары узды. Басма редакциясе Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе белән берлектә Идел буеның ир-атлар корпоратив командалары арасында турнир оештырды
Татарстанда яшәүче 13 мең кеше 2025 елда бер тапкыр түләнә торган пенсия тупланмаларын алды