Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның мәгариф өлкәсендәге артык бюрократик йөкләмәне киметүгә юнәлтелгән инициативасын хуплый.
Чуваш мәгърифәтчесе И. Я. Яковлевның туган көне уңаеннан, Нурлат районының «Росинка» балалар бакчасында балалар өчен бәйрәм оештырылды.
Россия Фән һәм югары белем министрлыгы фәнне популярлаштыруга юнәлтелгән 175 инициативага, шул исәптән 2026 елга 39 проектка грантлар бирде.
Казан федераль университетында икенче ел рәттән «Фәнгә адым» конкурсы уздырыла.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре халык белән очрашу үткәрделәр, анда товарларда һәм хезмәтләрдә җитешсезлекләр ачыкланганда хокукларны, дәгъва белдерү срокларын һәм аларны бетерү тәртибен аңлаттылар.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре язгы өмәдә актив катнаштылар. Чара кысаларында янәшәдәге территориядә дә, хезмәт биналары эчендә дә эшләр башкарылды.
Коллектив шәһәрне төзекләндерү буенча гомумшәһәр акциясенә энтузиазм белән кушылды: хезмәткәрләр эш урыннарын чистарттылар, шулай ук бина тирәсен тиешле хәлгә китерделәр.
Әтнә районының Югары Сәрдә авыл Советы бинасында Арча территориаль органы башлыгы Булат Кадыйров катнашында халыкны кабул итү булды.
Авыл халкына игълан аша алдан ук хәбәр ителгән иде, бу кызыксынучы гражданнарга килергә һәм үз сорауларын бирергә мөмкинлек бирде. Барлык сорауларга гамәлдәге закон нигезендә аңлатмалар бирелде, бу авыл халкына үз хокукларын һәм бурычларын яхшырак аңларга ярдәм итте.
Победы»
24 апрельдә «Бердәм Россия» нең «Җиңү диктанты»халыкара патриотик акциясе узды
Бөтен ил буйлап һәм чит илләрдә миллионлаган кеше дөньяда иң массакүләм тарихи тест язды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы - аның геройлары, истәлекле даталары, мөһим урыннары һәм борылыш вакыйгалары турындагы белемнәрен тикшерү өчен «Бердәм Россия» нең «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясендә катнаштылар.
Әлмәт территориаль органы белгечләре шәһәр халкы һәм эшмәкәрләре белән мәгълүмати-агарту очрашулары уздырды. Гражданнарга аларның төп хокуклары: сыйфатлы һәм куркынычсыз товарга, дөрес мәгълүматка, товарны алмаштыру яки кире кайтаруга, шулай ук контроль органнарына шикаять белән мөрәҗәгать итүгә аңлатылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Олы Солтан (Балык Бистәсе районы) һәм Янцевар (Питрәч районы) авыл җирлекләре халкы белән эшлекле очрашулар уздырды.