ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

6 апрель көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган чара узды. «Китап кыстыргычлары ясау» иҗади мастер-классы кысаларында катнашучылар китап укуның һәм китапларга сакчыл мөнәсәбәт мөһимлеге турында кызыклы фактлар белделәр.

 

Иске Юмья авылында (650 кеше яши) 2020 елда «Мәдәният» милли проекты буенча заманча Мәдәният йорты төзелде. Күптән түгел монда язны һәм кошларны каршы алу бәйрәме — викторина һәм квест белән узды.

Экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау буенча белешмәлек

«ЭКОяз 2026 " республика конкурсы старт ала: сабалыларны экомарафонда катнашырга чакырабыз

Тэги: окс ОКС

Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабында катнаштылар. Чемпионат инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең нәтиҗәле һөнәри юнәлешен формалаштыруга, шулай ук аларның һөнәри белем алуга кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.

 

Авылда «Мәдәният» милли проекты буенча клубны ремонтладылар — ул 2023 елда ачылды. Ә Бөтендөнья театр көне алдыннан биредә «Гаилә» милли проектын хуплап «Театрның сихри дөньясы» программасы узды — балалар үзләрен актер ролендә сынап карады.

2026 елның 1 апреленнән 31 маена кадәр Татарстанда территорияләрне чистарту буенча хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланган санитар‑экологик икеайлык узачак. Акцент-мемориалларны, паркларны, иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә һәм санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерүгә. Башкарма комитет, мәдәният хезмәткәрләре бергәләп тирә-юньне җыештырырга чыктылар. Кар эрүне тизләтү өчен, карны йомшарттылар һәм тараттылар, авыл җирлеге администрациясе бинасы һәм авыл мәдәният йорты яннарыннан "карлы" чүп-чар җыйдылар.

Бүген “Энергия” стадионында Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан шәһәр зарядкасы һәм “Тормышка 10 000 адым” бөтенроссия акциясе узды!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International