ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе
Зәйдә «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында яңа туган балаларга беренче кирәкле әйберләрне прокатка бирү буенча махсуслаштырылган бушлай пункт эшен дәвам итә.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган чара узды. Бу бәйрәм бөтен дөнья буйлап кешеләрне берләштерә, сәламәтлекне кайгыртуның мөһимлеген, үз организмыңа сакчыл карау кирәклеген аңлауның һәм актив яшәү рәвешен саклауның мөһимлеген искә төшерә.

2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.

Татарстанда "ЭКОяз-2026" санитар-экологик икеайлыгы кысаларында  катнашу.

Мәҗбүри автоиминият полисы бәясенең яртысын каплау хокукына инвалидлыкның теләсә кайсы төркеме булган кешеләр, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре ия. Ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге әлеге ярдәм чарасын медицина күрсәткечләре буенча транспорт чараларын кулланучы 429 гражданга түләде.

Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар,  айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.

2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.

Язгы ташу чорында куркынычсызлык чаралары турында белешмәлек.

2026 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2026 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында» 2026 елның 19 мартындагы 237 нче  номерлы карары белән күчәр йөкләнеше норматив актларда билгеләнгән күрсәткечләрдән артып киткән авыр йөкле транспорт чаралары өчен хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International