ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Язгы ташу чорында куркынычсызлык чаралары турында белешмәлек.

2026 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2026 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан төбәк яисә муниципальара әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертү турында» 2026 елның 19 мартындагы 237 нче  номерлы карары белән күчәр йөкләнеше норматив актларда билгеләнгән күрсәткечләрдән артып киткән авыр йөкле транспорт чаралары өчен хәрәкәткә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында эшләүче көндезге тору бүлеге көнкүреш күнекмәләрен үзләштерергә генә түгел, ә социумга җайлашырга да ярдәм итә. Финанс белеменә өйрәтү әлеге процессның аерылгысыз өлеше булып тора.

Ведомство заказчыларның бердәнбер тәэмин итүче белән контрактлар төзү турындагы белдерүләрен тикшерүгә бердәм якын килүне билгели торган документ эшләде. Асылда мондый белдерүләр хәзер сатып алулар өлкәсендә контроль өчен мөстәкыйль нигез булып тора.

Психологик-логопедик десант кысаларында ДБГУ“Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә” "Семицветик" ППМС-хезмәте педагог-психологлары «Үз-үзеңне көйләү һәм үзконтроль. Хисләр белән идарә итү" темасына тренинг үткәрделәр. Тренинг яхшы дәрәҗәдә узды. Укучылар тренинг дәресендә бик теләп катнаштылар.
Ә Педагог-логопедлар балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсен тикшерделәр, аваз бирүдәге уңышлары белән уртаклаштылар һәм балаларны күнегүләр белән таныштырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе

ЭКОяз-2026

Татар эшкуарларының XIV Бөтенроссия съезды кысаларында 31 мартта Татарстан Республикасы хәләл индустриясе өлкәсендә мөһим вакыйга булды: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты Хәләл стандартлары буенча сертификацияләү органы сыйфатында аккредитацияләү турында таныклык алды. Документны росаккредитация җитәкчесе Вольвач Д.В. Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов катнашында тапшырды.

 

Биш команда, кызган сугыш һәм «Зилант-1» җиңүе. Кукмара районында атказанган табиб истәлегенә багышланган волейбол буенча КМР ачык беренчелеге тәмамланды.

Кар күп эрегәндә, җирлекләрнең кайбер участокларына һәм, беренче чиратта, үзәнлекләрдә урнашкан шәхси сектор йортларына су басу куркынычы яный.

 

ТР Яшьләр эшләре министрлыгы муниципаль яшьләр сәясәте учреждениеләре арасында грантларга гаризалар кабул итә. Гомуми бюджет — 50 миллион сум. Проектыгызны 2026 елның 25 апреленә кадәр тапшырыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International