ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

Россия венчур форумын оештыручылар катнашучыларның стартапларына 1 млрд сум инвестицияләр кертү турында килешүләр көтә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев сөйләде.

Брифинг 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда 20 нче Россия венчур форумын уздыру мәсьәләләренә багышлана. Форум чаралары Казанда һәм Иннополиста узачак. Анда стартаперлар, венчур фондлары вәкилләре, инвесторлар һәм дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак.

«Сарман» кинотеатрында бөек татар шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай юбилейларына багышланган чара узды. Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары әлеге күренекле авторларның иҗаты белән таныштылар. Яраткан шагыйрьләр әсәрләре мотивлары буенча булдырылган мультфильмнар күрсәтелде. Чара бик күңелле һәм җылы узды, балаларның мәдәни белемнәрен үстерүгә, туган телне һәм гореф-гадәтләрне популярлаштыруга ярдәм итте.

6 апрельдән 16 апрельгә кадәр Россия почтасы нәшрият йортлары белән берлектә сайланган вакытлы басмаларга язылу бәясен киметә, аларны 20% ка кадәр ташлама белән язып алырга мөмкин. Исемлектә-балалар өчен, иҗтимагый-сәяси, күңел ачу, фәнни-популяр һәм тармак газета-журналлары, шул исәптән Татарстаннан да.

7 апрель көнне уку залы китапханәчесе Заһидуллина Г.Ф., "Шәфкать" үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен "Сәламәтлек – зур байлык» дип исемләнгән  тематик сәгать үткәрде. Чара барышында балалар сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләре, нинди витаминнар булуы һәм аларның нинди яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә булуы турында белделәр. Балалар конкурсларда актив катнаштылар, сәламәтлек һәм спорт турында табышмаклар чиштеләр.

Илексаз авыл мәдәният йортында «Рай под ногами матерей 2» фильмы күрсәтелде.

ЭКОяз-2026

Татарстан Росреестры регионара Роскадастр белән берлектә комплекслы кадастр эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча кайнар линия үткәрде. Иң популяр сорауларны һәм аларга җавапларны китерәбез.

ЭКОяз-2026


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International