ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2025 ел
җомга

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гамәлдәге дәүләт программасы кысаларында авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләргә әзер яшь кадрларга түләүләр башкара.

Татарстанның күпфункцияле үзәге МАХ мессенджерында клиент чат-ботын эшләтеп җибәрде. Хәзер клиент сервисы ярдәмендә КФҮ бүлегенә кабул итүгә онлайн язылырга, язылуны гамәлдән чыгарырга, мөрәҗәгать статусын, филиалларның эш графигын һәм аларның адресларын белергә мөмкин.

"Ватан геройлары: Ватан хакына батырлык" –

"ОНИКС"мәгариф үзәгендә буыннар очрашуы

Тэги: Саба шәһәр җирлеге

Яңа ел алдыннан Мамадыш районында махсус хәрби операция барышында һәлак булган якташларыбыз каберләренә чәчәкләр салу тантанасы узды. Чара район башлыгы Вадим Никитин кушуы буенча оештырылды. Шулай ук аның күрсәтмәсе буенча акция алдыннан Күмү урыннарын төзекләндерү буенча кирәкле эшләр башкарылды.

«Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында бүген Тәтеш районы Башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә эшмәкәрлек җәмәгатьчелеге белән эшлекле очрашу узды. Киңәшмә эшендә «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Яков Геллер, Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Усманов, район эшмәкәрләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

2025 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак.

Алабугада Олимпия уеннарының бронза призеры, атказанган спорт мастеры, дөньяның элеккеге өченче ракеткасы Надежда Петрованың  "Теннис буенча турниры" узачак.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда композитор Салих Сәйдәш музеенда булды.

Салих Сәйдәш музее реконструкциядән соң 2025 елның 3 декабрендә композиторның тууына 125 ел тулу уңаеннан тантаналы шартларда ачылды.

19 нчы декабрьдә Зәй районы Әхмәт авылында яшәүче, эшкә батыр, мәдәни тормышта актив ветеран Фәит абый Сәитовка 95 яшь тулды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International