ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2026 ел
сишәмбе

2026 елның 6 апрелендә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Сәламәтлеккә 10 000 адым» дигән белешмәләр тараттылар

ЭКОяз-2026

Бүген безнең балалар бакчасында Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр. Ул барлык тәрбияләнүчеләрне актив тормыш рәвеше алып баруга омтылуда берләштерде. Кече группадагы нәниләр «Сәламәт иртә» акциясенә бик сөенеп кушылдылар. Урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендәге балалар ритмик музыка астында «Күңелле физзарядка» флешмобында катнаштылар, үзләренең спорт осталыкларын күрсәттеләр. Мондый чаралар балаларга кечкенәдән үк сәламәтлекләрен кайгыртуның мөһимлеген аңларга ярдәм итә. Мондый бәйрәмнәр безнең балалар бакчасында күркәм традициягә әверелер дип ышанабыз. Һәр көн шатлык һәм сәламәтлек белән тулы булсын дигән теләктә калабыз!

ЭКОяз-2026

ЭКОяз-2026

Татарстанда көннәр җылыну белән талпаннарның активлык сезоны башланды. Ул гадәттәгечә апрельдән октябрьгә кадәр дәвам итә. Медицина учреждениеләрендә беренче тешләү очраклары теркәлгән инде.

2026 елның 2 апрелендә тренерлар Ләйсән Гобәйдуллина һәм Вячислав Сәйфетдиновның «чаңгы узышлары» бүлегендә тәрбияләнүчеләр «канатлыларга ярдәм ит»акциясенә кушылдылар.

Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстанга мәдәният өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу өчен килде

 2026 елның 7 апрелендә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында "Саба-Арена" спорт мәктәбе хезмәткәрләре  һәм спортсменнары физик зарядка үткәрделәр. Актив күнегүләр беркемне дә битараф калдырмады: елмаюлы йөзләреннән көннең нәкъ менә нәтиҗәле эш көне һәм үзен яхшы хис итү өчен кирәк икәне күренеп тора иде. Чара актив тормыш рәвеше алып баруның һәм үз сәламәтлегең турында кайгыртуның мөһимлеген искәртеп торды.

Тэги: ОДМС САБА-АРЕНА

2026 елның 7 апрелендә чаңгы ярышлары буенча тренерлар Ләйсән Гобәйдуллина һәм Вячислав Сәйфетдинов Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган зарядка үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International