ЯҢАЛЫКЛАР


8
апрель, 2026 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы «Туган табигать – яшәү өчен су чыганагы!» дигән илһамландыргыч девиз астында «Парклар маршы – 2026» халыкара акциясен башлап җибәрә. Татарстан Республикасы биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынны ике конкурска кушылырга чакыра: «Тыюлыклы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсы (тема: «Минем елгаларым, күлләрем, диңгезләрем табигате») – катнашучыларга су экосистемасын һәм анда яшәүчеләрне сайларга кирәк; «Без дөньяны чистартабыз» экологик десант конкурсы – катнашучыларга махсус сакланучы территорияләрне, паркларны, аллеяларны һәм яр буйларын җыештырырга һәм төзекләндерергә, үсемлекләр утыртырга яки кошлар өчен ясалма оялар урнаштырырга, ә аннары үз эшеңнең нәтиҗәләре белән уртаклашырга кирәк булачак.

2026 елның 3 апреленнән 7 апреленә кадәр Татарстан Республикасы делегациясе Үзбәкстанда белем бирү‑танышу сәфәрендә булды. Визит мәдәни үсеш өлкәсендә алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнүгә һәм халык иҗаты традицияләрен саклауга, шулай ук чит ил коллегалары белән һөнәри тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән иде.

Инфраструктура

2026 елның 6 апреленнән 12 апреленә кадәр Татарстан Республикасында Сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза. Бу ел саен үткәрелә торган чара халыкның игътибарын авыруларны профилактикалауга һәм үз организмы турында кайгыртуның мөһимлегенә юнәлтүне күздә тота.

          Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар,  айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.

          Өстәмә түләү алуга хокукны билгеләгәндә пенсионерга билгеләнгән түләүләр исәпкә алына: пенсия, пенсия тупланмаларыннан вакытлы түләүләр, айлык акчалата түләү һәм социаль хезмәтләр җыелмасының бәясе, шулай ук коммуналь хезмәтләргә, телефонга һәм транспортка чыгымнарның компенсаөияләрен кертеп, акчалата  социаль ярдәм чаралары. Бары тик натураль рәвештә генә бирелә торган ташламалар исәпкә алынмый. Әгәр җыелма керем пенсионерның төбәк яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, Россиянең социаль фонды өстәмә түләүне мөрәҗәгәтсез тәртиптә рәвештә билгели.

          “Әгәр дә түләүләрне индексацияләү күләме узган ел белән чагыштырганда түбәнрәк булса, элек ирешелгән матди тәэмин ителешне саклап калу максатларында, социаль өстәмә исәпләгәндә пенсионерга индексация түләүне узган ел дәрәҗәсенә җиткерәләр. Ягъни, пенсия һәм ЕДВ индексациясе суммалары пенсионерның яшәү минимумыннан тыш түләнә һәм әгәр бу суммалар индексацияләүгә кадәр түләнә торган суммалардан (пенсияләр, ЕДВ) кимрәк булса, аларның аермасы социаль өстәмә күләмгә кертелә һәм киләсе ел индексациясе датасына кадәр түләнә", - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

         Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия        Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була.            Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

Алабуга районының «Астра» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Рания Ильясова «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабында икенче урынны яулады.

Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында 8 апрель көнне Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче җитәкчелегендә интернатта яшәүчеләр белән берлектә рус әдәбияты классикларының әсәрләрен уку оештырылды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Рима Фазылова Йөкле хатын-кызлар көненә багышланган чарада катнашты.

Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында һәм шәхси эшкуарларның бердәм дәүләт реестрында икътисадый эшчәнлек төрләренең гомумроссия классификаторы кодларын күрсәтү кагыйдәләре үзгәрде

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсеннән шәһәр кафеларының берсендә сыра продукциясен законсыз ваклап сату факты буенча тикшерү материалы тапшырылды. Шәхси эшмәкәрнең әйләнешендә алкоголь продукциясе булган, аңа әлеге продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслый торган озата баручы Документлар, БДАМСта теркәлмәгән мәгълүмат бирелмәгән. 

Тэги: алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендә хокук бозу

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International