ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2024 ел
җомга

31  май көнне  Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында , бөтендөнья  тәмәкегә  каршы көн  уңаеннан,социаль хезмәтләр алучылар «Тәмәке  тартуның зыяны» темасына лекция тыңладылар. Лекция, тыңлаучылар  өчен  бик  кызыклы  булды.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

«Тургай» приютында тәрбияләнүчеләр Сабантуй бәйрәменә әзерләнә башладылар. "Оста куллар" түгәрәгендә балалар үз куллары белән татар милли баш киеме түбәтәй ясарга өйрәнделәр. Алар үз түбәтәйләрен татар милли бизәкләре белән бик теләп бизәделәр.    Балалар тагын тасбих та ясый башладылар. Алмаз мозаикасы белән шөгыльләнергә һәм номерлар буенча рәсемнәр дә ясыйлар. Балаларның матур эшләре Сабантуй бәйрәме ярминкәсендә тәкъдим ителәчәк.

Мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләре «Фантазерлар» түгәрәгендә Сабантуй бәйрәмендә күргәзмәдә катнашу өчен үз куллары белән чәчкә куя торган резинкалар,ободоклар  ясый башладылар.

 

Тэги: ОСЗ Тургай

         Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Лесхоз интернат-йортының социаль хезмәтләр алучысы Новиков Андрей 27 майдан 31 майга кадәр Санкт-Петербург шәһәрендә узган интеллектуаль тайпылышлары булган кешеләр арасында теннис буенча Бөтенроссия ярышларында катнашты. Зарипова Ләйсән белән катнаш парлы уенда 1 урынны, Тимур Галиев белән 3 урынны алдык.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

29
май, 2024 ел
чәршәмбе

29 майда «Гаилә елы» уңаеннан Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында тәрбияче белән бергә яшәүчеләр ерак туганнарына хатлар яздылар.

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

28
май, 2024 ел
сишәмбе

28 нче  май көнне Лесхоз өлкәннәр һәм  инвалидлар өчен интернат  йортында социаль хезмәтләр  алучылар  урамда  урнаштырылган  тренажерларда кунекмәләр  ясадылар.

Саф һавада  уткәрелә  торган  бу кунекмәләр кан  әйләнешен активлаштыра, организмга  уңай тәэсир  ясый. Ә искиткеч  кояшлы  табигать куңелне  кутәрә, организмны көне  буена  әйбәт  эмоцияләр  белән  тулыландыра.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

24
май, 2024 ел
җомга
Илебезнең барлык төбәкләреннән социаль стационар учреждениеләр директорларын, министрларны һәм хезмәт һәм социаль яклау министрлары урынбасарларын Казан шәһәрендә «Без балаларыбыз өчен җаваплы» Бөтенроссия форумы берләштерде. Безнең директор Хуҗин Марсель Мәгъфур улы да әлеге чарада катнаша.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

23 майда Лесхоз картлар һәм инвалидлар өчен  интернат-йортына "Саба чишмәләре"ансамбле коллективы матур концерт программасы белән килделәр.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

22
май, 2024 ел
чәршәмбе
22 нче май көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесендә педагоглар өчен өлкән тәрбияче Хабибуллина Г.Р. «Бала тәрбияләүдә гаилә гореф-гадәтләренең роле» дип исемләнгән семинар практикум үткәрде.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

22 майда Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында, хезмәт буенча инструктор белән берлектә, яшәүчеләр учреждение территориясе  участогында җир эшләре башкардылар.

 

Тэги: Лесхоз картлар һәм инвалидлар йорты ОСЗ

19
май, 2024 ел
якшәмбе
17 нче май көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесенең «Бер гаилә- бер нәсел! Бер нәсел- бер дөнья!» дип исемләнгән концерты булып узды.
Тэги: ОСЗ МТЗиСЗ РТ в Сабинском муницупальном районе ОСЗ Югары-Утар балалар интернат-йорты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International