Штп.Байлар Сабасы М.Җәлил ур., 3Б адресы буенча "Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы бистәсендә мебель, җайланмалар һәм инвентарь сатып алып яшьләр үзәге бинасын төзү " эшләре башланды. Эшләрне "Таш" СФ ҖЧҖ башкара.
Саба муниципаль районы территориясендә аренда торагы төзү дәвам итә.
Чангы тау объектында тау битләве буенча җир эшләре төгәлләнде, лотокны кору эшләре башкарылды. Бүгенге көндә трассаны яктырту эшләре алып барыла. Чаңгы-роллер трассасында габионны кору эшләре тәмамланып килә.
Тимершык авыл җирлегенең Миңгәр авылында арендага бирү өчен торак йортлар төзелә башлады. Төзелешне подрядчы ПМК-159 ҖЧҖ алып бара.
Кан тамырлары үзәген төзү эшләре дәвам итә. 3 нче катта идәнне тарту һәм стеналарны штукатурлау, шулай ук форкамераларны җылыту эшләре төгәлләнде.
Төзелеш объектында сэндвич панельләр монтажлау төгәлләнгән. Бина эчендә канализация, вентиляция һәм җылыту системаларын монтажлау эшләре алып барыла. Шулай ук бинанын түбәсенэ баскыч куелды
Саба муниципаль районының Байлар Сабасында В.И. Ленин һәйкәлен ремонтлау эшләре бара Эшне Кукмара районыннан "Мастер и камень Индустрия" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте башкара.
Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авылында спорт мәйданчыгы зонасын төзекләндерүнен 2 этабы башланды. Эшләрне ШЭ Исрафилов башкара.
Саба муниципаль районының Эзмә авыл җирлегенең Өтернәс авылында спорт мәйданчыгы зонасын төзекләндерүнен 1 этабы бара. Эшләрне ИП Исрафилова башкара.